Валентин
Красногоров
Перевод:
Студенты III
татарского
актерского курса
Хард
дәрес
Жестокий урок
2023
ПРОФЕССОР КОЛЬЦОВ
АЛИСА
КИРА
МИХАИЛ
Беренче күренеш
КИРА. Кайда Кольцов?
МИХАИЛ. Бәлкем, биредә.
Лаборатория ачык.
КИРА. Ничәгә
килергә кушты?
МИХАИЛ. Икегә.
КИРА. Димәк, унбиш минуттан
килеп җитәчәк.
МИХАИЛ. Соңга калмаса.
КИРА. Профессор беркайчанда
соңга калмый.
Пауза. Кира чыбыклар белән
бәйләнгән креслоны күзәтә.
Элек бу кресло монда юк иде.
МИХАИЛ. Мин дә хәтерләмим.
Табибларның креслосына охшаган.
КИРА. Күбрәк электр
урындыгына.
МИХАИЛ. Тегесенә дә,
монысына да. Бүлмә буйлап йөрмә әле. Утыр.
Кира урындыкларның
берсенә утыра.
Юк, лучше монда. Сиңа монда
уңайлырак булыр.
Кайгыртучан
кыяфәт белән, Кираны йомшак, уңайлы креслога күчереп
утырта һәм янына утыра.
КИРА. Кызык, бу юлы Кольцов нинди
тәҗрибә ниятләгән икән?
МИХАИЛ. (Мәрхәмәт белән.) Соңгы арада син
психология белән артык кызыксына башладың.
КИРА. (Авырлык белән.) Әйе, мин үз
һөнәремне яратам. Бу начармы?
МИХАИЛ. Юк, бу искиткеч.
КИРА. Психология синең
өчен – күңел ачу, ә мин моның белән
яшәремә акча эшләячәкмен. Үз белемемнән
тыш, башкага өметләнәнә алмыйм.
МИХАИЛ. Һаман син мине
әрлисең. Атам күп акча эшләгәнгә, мин
гәепле түгел. (Елмаеп.) Бу зур гөнаһмы?
КИРА. (Җавапка елмаеп.) Юк, Михаил, бай әтиең булу –
синең төп кимчелегең түгел.
Пауза.
МИХАИЛ. Беләсеңме,
хәзер минем киләчәгем билгеле. Диплом алам да, тагын укый
башлыйм.
КИРА. Кая?
МИХАИЛ. Бизнес
мәктәбендә.
КИРА. (Дәртсез.) Котлыйм.
МИХАИЛ. Атам шулай тели. Үз
фирмасында мине җитәкче итеп куярга җыена.
КИРА. Бу күптән билгеле.
Ә психология? Ташлыйсыңмы?
МИХАИЛ. Нишләргә... (Елмая. Ул бүген яхшы
кәефтә.) Ул яхшыга гына. Гаиләдә ике психолог –
артык.
КИРА. Ә икенчесе кем?
МИХАИЛ.Аңламыйсыңмы?
КИРА. (Карашын читкә юнәлтеп.) Юк.
МИХАИЛ. Минемчә, син барысын
да яхшы аңлыйсың. Ярый, бер башлагач, аңлатып бетерим. Мин
аны барыбер күптәннән эшләргә тиеш идем.
Пауза.
Без синең белән ел ярым
дус...
КИРА. Безнең
мөнәсәбәтне билгеләгәнең өчен
рәхмәт.
МИХАИЛ. Алар сузылды, беләм.
Миңа калса, алар сиңа кыенлык китерә башлады – бәлки
билгеле булмагангадыр, яисә киләчәге... Менә шул...
Беләсеңме, минекеләр өйләнүемә
чын-чынлап каршы иде, иртә диләр.
КИРА. Мөгаен, мин сиңа
туры килмим дип саныйлардыр.
МИХАИЛ. Шулайдыр. Ләкин ул
хәзер мөһим түгел. Мин аларга кичә бу турыда
барысын яздым һәм җавап алдым. Кыскасы, алар каршы
түгел синең белән минем...
Кира дәшми.
Син мине аңлыйсыңмы?
КИРА. Әйе.
МИХАИЛ. Дөресен генә
әйткәндә, мин атамнан курыксам да, шул ук вакытта аңа
ышана идем. Ул безгә фатир гына түгел, хәтта
шәһәр тышында йорт та алырга әзер. Алар риза булганга,
мин чиксез шат.
КИРА. Әгәр дә алар
каршы булса, син миннән баш тартыр идеңме?
МИХАИЛ. (Бәхетле елмаеп.) Хәзер анысы мөһим
түгел. Иң мөһиме безнең бик шәп яши
башлавыбыз. Үз йортыбыз, бакчабыз һәм бик күп
балаларыбыз булачак. Мин бит балаларны бик яратам.
КИРА. Беләм.
МИХАИЛ. Һәм
чәчәкләрне.
КИРА. Беләм.
МИХАИЛ. Һәм сине.
Пауза. Михаил Кира янына килә
һәм кочаклый.
Нигә беләм дип
әйтмисең?
КИРА. (Теләмичә елмаеп.) Беләм.
МИХАИЛ. Алайса син риза?
КИРА. Белмим.
МИХАИЛ. Ничек инде белмисең?
Бер яктан, син дөрес уйлыйсың. Мин сиңа тиң
түгел. Мин бик озак дәшмичә йөрдем. Ләкин
хәзер барысы да артта бит, ә? Син мине аз гына булсада
яратасыңдыр бит?
КИРА. Белмим.
МИХАИЛ. Син минем турыда, үз
бакчасыннан башка бернәрсә турында да хыялланмыйм дип уйлама. Минем
планнар зурдан. Мин үз дигәнемдә нык торучан кеше,
максатларыма һәрвакытта да ирешәм. (Елмаеп.) Шуңа күрә күренекле
кешенең хатыны булу мөмкинлеген ычкындырма.
КИРА.
Һәрхәлдә, масаючан.
Пауза.
МИХАИЛ. Йә, ни диярсең?
КИРА. Белмим.
МИХАИЛ. (Борчылып.) Әмма син каршы түгел бит?
КИРА. Белмим.
МИХАИЛ. Нигә син һаман
“белмим” дә “белмим” дип такылдыйсың?
КИРА. Мин бераз уйласам каршы
килмәссеңме?
МИХАИЛ. Әлбәттә!
КИРА.
Үпкәләмә инде, яме?
МИХАИЛ. Син дә минем озак
дәшмичә йөрүемә
үпкәләмә... Һәм ягымлырак,
түземлерәк булырга тырыш...
КИРА. Нинди бар шундый инде.
Әгәр сиңа ошамыйм икән...
МИХАИЛ. (Бүлдереп.) Күрәсеңме, тагын каршылык
һәм чәнчү.
КИРА. Син хаклы, мин артык
усалландым. (Битеннән
үбә.) Бу турыда онытыйк.
Пауза.
Профессор Һаман юк.
МИХАИЛ. (Сәгатькә карап.) Ике тула биш мунуттан.
КИРА. Бу экспериментта
безнекеләрдән тагын берәрсе катнашамы?
МИХАИЛ. Минемчә, башка беркем
дә.
КИРА. Димәк, Кольцов безнең группадан икебезне
генә сайлады? Кызык, ни өчен?
МИХАИЛ. (Җилкәләрен селкетеп.) Каян белим?
КИРА. Ул – “Кира синең
белән бирегә сәгать икегә килсен” – дип әйттеме?
МИХАИЛ. (Икеләнеп.) Төгәл хәтерләмим... Син ул
сүзләргә артык игътибар итмә. Гап- гади лаборатория
эше...
КИРА. Аның
тикшеренүләре һәрвакыт шулай кинәт килеп чыга,
тагын нәрсә уйлап чыгарган икән?
МИХАИЛ. (Иснәп.) Тиздән белербез. Минемчә бер кызыгы да
юк. Психология – аеруча академик фән.
КИРА. Әмма Кольцовның
бастырылган һәрбер хезмәте матбугатта чын давыл куптара.
Күпме аны эзәрлекләделәр,
җәберләделәр...
МИХАИЛ. Ул шуннан тагы да
күбрәк танылды.
КИРА. Кольцовка ул кирәкми.
МИХАИЛ. Белгеч буларак ул яхшы,
бәхәсләшмим. Ачык фикер, саф акыл... Кеше түгел,
ә исәпләү машинасы.
КИРА. Нәрсәсе
белән ошамый инде ул сиңа?
МИХАИЛ. (Җилкәләрен селкетеп.) Минемчә
кешеләр, аның өчен - тыңлаучан куяннар.
Әгәр дә фәнни максаты өчен кирәк булса, ул
тыныч кына аларның тиреләрен салдырачак.
КИРА. Сафсата.
МИХАИЛ. Һәм ул
күңелсез.
КИРА. Дөрес түгел.
Кольцов һәрвакыт мавыгучан һәм идеяләргә
бай.
МИХАИЛ. (Тавышына төсмер биреп.) ... Өстәвенә, карт
та түгел, элегантлы, атаклы һәм өйләнмәгән.
КИРА. Син
көнләшәсең?
МИХАИЛ. (Көлеп.) Юк. Хатын-кызның ир-атка булган
мәхәббәте һәм студент кызның укытучысына
булган сокланулы мөнәсәбәте арасындагы аерманы мин
аңлыйм. Дөресен генә әйткәндә,
көнләшәм. Аз гына.
КИРА. Юкка.
МИХАИЛ. Нишләтәсең
инде...
КИРА. Сиңа бернидән
дә куркырга кирәкми.
МИХАИЛ. Беләм.
Мәсәлән аның сөяркәсе булганга.
КИРА. Шулаймы? (Әйе?)
МИХАИЛ. Син белмәгән
идеңме?
КИРА. Ул мине кызыксындырмый. (Бераз эндәшмичә торгач.)
Матурмы?
МИХАИЛ. Синеңчә
профессор кызлар турында бернидә белми дип уйлыйсыңмы?
Кира җавап бирми.
Ул аның белән
төрле шәһәрләр буйлап йөри... Хәтта
чит илгә дә…
КИРА. Яшьме ?
МИХАИЛ. Яшь тә, карт та
түгел. Кыскасы, шәп. С изюминкой. Димәк, сине бу
кызыксындыра?
КИРА. Юк. Мин бу
гайбәтләреңә ышанып, сиңа рәхәтлек
китерәм.
МИХАИЛ. Бу гайбәт түгел.
Ул аның ассистенткасы булып чутлана. Мин аны үзем күрдем. Бик
зәвыклы. Нәрсәдер бар аның... (Билгесез ишарә ясый.)
КИРА. Нәрсә миндә
юк?
МИХАИЛ. (Көлеп.) Син бөтенләй башка. (Кызны кочмакчы була, ләкин тегесе борыла.) Ни булды
сиңа, детка? Шулай да көнләшәсеңме?
КИРА. Әйе, сине. Шул
җирән тавыкка.
МИХАИЛ. (Көлеп.) Ләкин ул бер дә җирән
түгел! Нәрсәдән алдың?
КИРА. (Киреләнеп.) Юк, җирән!
МИХАИЛ. Ни өчен?
КИРА. Чөнки мин җирәннәрне
яратмыйм.
МИХАИЛ. (Бөтен тавышка көлеп.) Бу бит дәлил түгел!
Шулай да усал инде син! Кил бер үбим әле!
Кызны кочакларга омтыла. Кольцов
белән Алисə керә. Студентлар дәрәҗәле
кыяфәт алалар. Кольцов, аларны күреп, туктый.
КОЛЬЦОВ. Хәерле көн.
КИРА. Хәерле көн.
МИХАИЛ. Исәнмесез, Андрей
Николаевич.
КОЛЬЦОВ. (Ярдәмчесенә күрсәтеп.) Алиса Львовна,
минем ассистенткам.
АЛИСА. (Ачык елмаеп, Михаилга кулын суза.) Кичә без сезнең
белән күрешкән идек.
МИХАИЛ. (Кулын кысып.) Әмма танышмадык. Минем исемем Михаил.
КОЛЬЦОВ. Кира, гафу итегез, ә
сез нигә монда? Сезнең миңа йомышыгыз бармы?
КИРА. (Гаҗәпләнеп.) Минем?.. Мин... Сез мине монда
килергә чакырмадыгызмыни?
КОЛЬЦОВ. Сезне? Нигә?
КИРА. Экспериментта катнашу
өчен.
КОЛЬЦОВ. Михаил, моны ничек
аңларга? Нигә сез Кираны алып килдегез? Мин бит сездән
Макарова Наташаны чакыруыгызны сорадым.
МИХАИЛ. (Уңайсызланып.)
Шулай. Ләкин мин сезгә барыбер дип уйладым... Бу студентмы,
икенчесеме - аермасы бармени? Менә хәл иттем дә инде...
КОЛЬЦОВ. Һәм юкка гына
шулай иткәнсез. Кызганычка каршы, Кира, бүген сезнең
ярдәмегез кирәк булмаячак. Сау Булыгыз.
Алиса кызыксынып диалог
артыннан күзәтә. Кира
аңа канәгатьсез караш ташлый.
МИХАИЛ. Кира сезгә
нәрсәсе белән ошамый? Әдәпле студент, Наташадан
бер дә ким түгел...
КОЛЬЦОВ. Рәхмәт, Михаил,
мин үзем дә Кираның дәрәҗәсен
беләм. Әмма бу эксперимент өчен аның кандидатурасы
бөтенләй туры килми.
МИХАИЛ. Ник?
КОЛЬЦОВ. Вакытым юк.
КИРА. Зинһар, кумагыз мине.
Миңа бит кызык.
КОЛЬЦОВ. (Каты.) Сезне беркем дә кумый. Ләкин бүген
мин Макарова Наташаны чакырдым һәм сезнең белән
очрашуны гомумән планлаштырмаган идем. Сау булыгыз. Гафу
итегез. (Кирадан борыла.) Алиса,
барыгыз, әзерләнә торыгыз.
Плащын салып, прическасын
рәтләп, Алисə читкә китә. Кира
кимсенүдән һәм рәнҗүдән иреннәрен
тешли.
МИХАИЛ. Алиса Львовна да
экспериментта катнашачакмы?
КОЛЬЦОВ. Әйе.
КИРА. Шулай да ни өчен
бүтәннәргә ярый, ә миңа юк?
МИХАИЛ. Чыннан да, минем
кәләшем сезгә нәрсә белән туры килми?
КОЛЬЦОВ. Сезнең
кәләшегез? (Кирага
карап.) Гафу итегез, белмәгән идем. Күптәнме?
Кира
дәшми.
МИХАИЛ. Бүгеннән.
КОЛЬЦОВ. Котлыйм.
МИХАИЛ. Рәхмәт.
КОЛЬЦОВ. Башларга вакыт. (Халат кия.)
КИРА. Миңа
нишләргә соң?
КОЛЬЦОВ. (Өзек-өзек.) Икенче юлы килегез. Минем вакытым юк.
Кира, беркемгә дә
карамыйча, ишеккә таба юнәлә.
Ә шулай да, туктагыз.
Кира туктый.
Чыннан да, нинди аермасы бар? Бик теләсәгез,
калыгыз. (Йомшаграк.) Ачуланмагыз,
Кира. Ышаныгыз, сезне экспериментта катнаштырмас өчен җитди
сәбәпләрем бар иде. Ләкин, шулай килеп чыккан
икән... Димәк, сез кияүгә чыгасыз?
МИХАИЛ. (Кира өчен җавап биреп.) Әйе.
КОЛЬЦОВ. (Елмаеп.) Телисезме, сезнең психологик
бәйләнешегезне тикшерер өчен берәр нинди тест
тәкъдим итә алам. (Тиз.) Бер-берегезгә
кара-каршы басыгыз!
Студентлар торып баса.
Аз гына арткарак! Мгм, күз алдына китерегез: сез
бер-берегезгә каршы тар гына күпер буйлап барасыз, ләкин
аның аша бер генә кеше үтә ала. Күпер астында –
тирән чокыр, егылырга һәм сикерергә ярамый. Киттек!
Михаил белән Кира
бер-берсенә каршы киләләр һәм, очрашкач, туктап
калалар.
Икегезгә дә үзегезнең каршы якка
чыгарга кирәк. Ничек эш итәрсез?
Озын пауза.
МИХАИЛ. Ә сез
нәрсә киңәш итәсез?
КОЛЬЦОВ. Үзегез уйлагыз.
Вариантлар шулкадәр күп!
МИХАИЛ. Мәсәлән?
КОЛЬЦОВ. Көч, наз,
тиргәү, хәйлә кулланырга, нык торучан, яисә,
киресенчә, юл куючан булырга – төрлечә мөмкин!
Пауза. Кира белән Михаил
бер-берсенә карыйлар.
МИХАИЛ. Ә шулай да сез
нәрсә киңәш итәсез соң?
КОЛЬЦОВ. (Иңнәрен селкетеп.) Хатын-кызга юл бирегез.
Михаил Кирага кулын бирә һәм
аны үз ярына күчерә.
КИРА. Андрей Николаевич, сез
дә шулай эшләр идегезме?
КОЛЬЦОВ. (Елмаеп.) Юк. Мин сезнең булачак ирегез булсам, сезне
кулларыма алып: Кира, мәхәббәтем, шатлыгым минем, сине кайсы
ярга илтәсе, синекенәме, минекенәме? - дип әйтер
идем. (Саксыз.) Яисә
шундыйрак берәр нәрсә.
КИРА. Ә минем җавабым:
"Нинди аермасы бар, сөеклем? Ике яр да безнеке бит!»
МИХАИЛ. Шулай да кая илтер идегез
соң сез аны?
КОЛЬЦОВ. Мөһим
түгел. Анысы инде Кира белән минем өчен тест, сезнең
өчен түгел.
МИХАИЛ. Безнең тест
нәрсә күрсәтте инде?
КОЛЬЦОВ. Анысы сер. Бу тест та
түгел, шаяру гына иде. Сезнең шәхси тормышыгызга кереп
комачауларга бернинди хокукым да юк.
КИРА. Бүгенге
экспериментның мәгънәсе шундыймы?
КОЛЬЦОВ. Юк. (Җитдиләнеп.) Алиса
Львовна, сез әзерме?
АЛИСА. Хәзер. (Кольцовка.) Мөмкинме?
Алиса белән Кольцов чыгалар.
КИРА. Михаил, мин аңламыйм,
Кольцовка, Макарова Наташа кирәк булгач, нигә мине алып
килдең?
МИХАИЛ. (Гаепле.) Мин аңа барыбер дип уйладым.
Нәрсәгә киреләнәдер. Ә миңа
синең белән күңеллерәк.
КИРА. (Ачулы.) Рәхмәт.
МИХАИЛ. Сөйләшәсе
дә бар иде.
КИРА. Михаил, мине бөтен кеше
алдында кәләшең дип дәшәргә кирәкми.
Мин әле ризалашмадым.
МИХАИЛ. Гафу ит, бу ялгыш килеп
чыкты.
КИРА. Юк, ялгыш түгел.
Беләм мин сине. Беләсеңме, бу тест миңа
нәрсә күрсәтте?
Син һәрвакыт кемнеңдер киңәшләрен
тыңлыйсың. Әтиеңә шалтыратып, тагын
нәрсә эшләргә кирәклеген сорарга иде.
МИХАИЛ. (Темадан китеп.) Йә ничек, Алиса Львовна ошадымы?
КИРА. (Тыйнак.) Сөйкемле.
МИХАИЛ. (Чын күңелдән.) Бик тә.
КИРА. Кайдадыр күргәнем
бар шикелле.
МИХАИЛ. Юктыр. Кольцов аны
күптән түгел генә алып килде. Минемчә, алар
бер-берсе белән бик якын.
Алиса белән Кольцов кире
керәләр.
КОЛЬЦОВ. Тоткарлаган өчен гафу
итегез. Башлыйк. Утырыгыз.
Кольцовтан башка, барысы да
утыралар.
Инде күпме гасырлар, ә
бәлки, меңъеллыклар җир йөзендә бәхәсләр
бара: тәрбияләүдә һәм укытуда тән
җәзалары файдалымы, яисә юкмы? Хәзерге вакытта да
күпләр кабыргаларын санау(колак төбенә менеп төшү)
балага зыян китерми дип ышана. Шулай ук өлкәннәргә
дә. Ничек кенә сәер булмасын, психологлар һәм
педагоглар арасында һаман да бу сорау буенча төгәл
фикергә килүче юк. Берәүләр – җәзалау
укытуда ярдәм итә дип санаса, икенчеләре, киресенчә, -
зыян итә ди.
МИХАИЛ. Ә үзегез ничек
уйлыйсыз?
КОЛЬЦОВ. Берничек тә.
Дөресрәге, бу сорауга җавап катгый рәвештә
фәнни нигездә бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Шуның
өчен без бу экспериментны уздырабыз да инде.
КИРА. Шулай да аның асылы
нәрсәдә соң?
КОЛЬЦОВ. Сез, Кира, һәм
сез, Михаил, бүген “укытучылар” ролен уйнаячаксыз. Сезнең бурычыгыз
– “укучыгызның” мөмкин кадәр тизрәк һәм
яхшырак итеп Шекспирның
берәр әсәреннән егерме юллык өзекне ятлавы. Алиса
Львовна “укучы” ролен үз өстенә алырга булды.
Рәхәт эш түгел. Алиса, әйдәгез.
Алисə чыбыклар салынган
креслога утыра.
Хәзер иң
мөһиме: һәрбер хата өчен сез укучыгызны
көче арта бара торган электр тогы белән суктырырга тиеш. Кабатлыйм
– сез тиеш.
МИХАИЛ. (Башын
селкеп.) Кызык эксперимент.
КОЛЬЦОВ. Нишлисең?
Дөреслек эзләү һәрчак шатлык белән
генә бәйләнмәгән.
КИРА. Мондый укыту методы,
укучының җанына авырлык китерер дип уйламыйсызмы?
КОЛЬЦОВ. (Коры.) Бу экспериментта мине укучының җаны
кызыксындырмый. Минем максатым – белем бирүдә курку ярдәм
итәме, юкмы икәнлеген ачыклау. Ә җәзаның
укучының рухи халәтенә йогынтысы – ул аерым проблема.
МИХАИЛ. Әйтегез әле, бу
ток белән сугулар... Авырттырамы?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә.
Бигрәк тә, югары киеренкелектә. Югыйсә бу җаза
булмас иде. Менә, карагыз.
Студентларны кресло янындагы пультка
китерә дә төймәгә баса. Компьютер экранында 20
саны күренә.
Һәрбер басуга киеренкелек автомат
рәвештә егерме Вольтка күтәрелә.
Күрәсезме?
Берничә тапкыр
төймәгә баса. Компьютер экранында эзлекле рәвештә
40, 60, 80 саннары күренә һ. б.
Йөз Вольтка кадәр
сугулар чагыштырмача җиңел кичерелә, ләкин аннары
катырак сизелә башлый.
МИХАИЛ. Сез шулай җиңел
аңлатасыз... Миңа хәтта уңайсыз.
КОЛЬЦОВ. Мин бары тик ачык
аңлатырга тырышам.
КИРА. Моның чиге бармы?
КОЛЬЦОВ. Әйе. Өч
йөз Вольт.
МИХАИЛ. Ә бу куркыныч
түгелме?
КОЛЬЦОВ. Өч йөз Вольт -
ул бик куркыныч. Бәхеткә, әлегә кадәр барысы да
уңышлы тәмамланды, өстәвенә Алиса Львовна даими
рәвештә медосмотр уза. (Алисага.)
Алиса, сез соңгы тапкыр табибка кайчан күрендегез?
АЛИСА. (Ышанмыйча.) Табибка? Күптән түгел генә.
КОЛЬЦОВ. Сезнең
йөрәгегез нинди хәлдә?
АЛИСА. (Шулай ук кыюсыз.) Тәртиптә.
КОЛЬЦОВ. Сез таныклык алып
килдегезме?
АЛИСА. Юк... Мин кирәкми дип
уйладым.
КОЛЬЦОВ. (Караңгыланып.) Гомумән, бу кагыйдәләрне
бозу... Ярый, бу юлы барысы да яхшы булыр дип өметләник.
МИХАИЛ. (Күңелле.) Борчылмагыз, Алиса Львовна.
Шәхсән мин сезгә начарлык эшләргә теләмим.
КОЛЬЦОВ. Юк, дусларым. Сезнең
вазифагыз - дәресне ахырына кадәр җиткерү, ягъни укучы
белән өзекне бөтенләй өйрәнү.
Өстәвенә, моны мөмкин кадәр кыска вакытта
эшләргә кирәк. Укучы текстны никадәр тизрәк
истә калдырса, сезнең педагогик сәләтегез
шулкадәр югарырак бәяләнәчәк. Сезгә барысы
да аңлашылдымы?
МИХАИЛ. Әйе.
КОЛЬЦОВ. Яшермим, дәресне
ничек алып баруыгызга карап, мин сезнең һөнәри
яраклылыгыгызны һәм характерыгызның ныклыгын
билгеләрмен. Миңа йомшак псевдошәфкатьлеләр
түгел, ә актив, уйлый белүче, ихтыярлы студентлар
кирәк.
МИХАИЛ. Без тырышырбыз.
КИРА. Мин Алиса Львовнага сорау
бирә аламмы?
Кольцов Алисəгə сораулы
караш ташлады.
АЛИСА. Әлбәттә.
Миңа Алисə дип кенә дәшә аласыз.
КИРА. Әйтегез әле,
нигә сез бу креслога утырырга ризалаштыгыз? Бу бит рәхәт
түгел, хәтта куркыныч.
АЛИСА. (Уңайсызланып.) Фән, корбан булуны таләп
итә.
КИРА. Һәм сез
фәнгә карата булган мәхәббәтегез өчен
корбан булырга ризалаштыгызмы? Яки... Яки Андрей Николаевичка ярдәм
итү теләгеннәнме?
КОЛЬЦОВ. Кира, сезнең
кызыксынуыгызны канәгатьләндерү өчен әйтәм:
Алиса Львовна, күңелле булмаган эше өчен шактый
күләмдә акча ала.
МИХАИЛ. Ләкин кешегә
акча өчен шундый эшне эшләргә мәҗбүр
итү дөресмени? Гладиаторлар заманы күптән үтте
инде.
АЛИСА. Мине беркем дә
мәҗбүр итмәде. Миңа тәкъдим иттеләр -
мин ризалаштым.
КОЛЬЦОВ. (Коры.) Җитте. Һәркем үзе
теләгәнчә һәм булдыра алганча акча эшли. Тагын
сораулар бармы?
Пауза.
МИХАИЛ. (Килеп туган киеренкелекне елмаю белән йомшартырга тырышып.)
Юк.
КОЛЬЦОВ. Сезнең экспериментта
катнашуыгыз ирекле. Ләкин, дәрес башлангач, сез аңа
бөтен җаваплылык белән карарга тиешсез. Исегезгә
төшерәм: экспериментның фән өчен
әһәмияте бик зур.
Пауза.
Кира, сез кире уйламадыгызмы?
КИРА. Мин сезнең
авторитетыгызга ышанам.
КОЛЬЦОВ. Рәхмәт,
ләкин мондый эшкә тотынганда сез үз-үзегез өчен
җаваплы булырга тиеш. Бу тикшеренү эше фәнгә дә,
җәмгыятькә дә кирәк, ләкин ул сезгә
ошамаса, китәргә соң түгел. Башка
ярдәмчеләр табылыр. Сүз уңаеннан, мин сезне
түгел, Наташаны чакырдым.
КИРА. Мин калам.
КОЛЬЦОВ. Сез, Михаил?
МИХАИЛ. Дөресен
әйткәндә, мин кызыклырак нәрсә көткән
идем, ләкин мин риза.
КОЛЬЦОВ. Бик әйбәт.
Һәм соңгысы: тәҗрибәдә катнашкан
өчен сезнең һәрберегезгә түләү
карала. Зур булмаса да, бөтенләй юк түгел. Зинһар, алыгыз.
Менә шушында кул куегыз.
Студентларга акча тапшыра.
МИХАИЛ. Сез нәрсә...
Нигә алай... Кирәк икән, мин болай да ярдәм итәргә
әзер... Ирекле рәвештә.
КОЛЬЦОВ. Әгәр
теләсәгез, аннары бу акчаларны безнең университетка
бүләк итә аласыз. Ләкин хәзер аларны кабул
итегез. Экспериментның шарты шундый.
Михаил теләмичә
генә акча ала. Кира да акчаны янчыкка яшерә. Кольцов
күңелле генә дәвам итә.
Шулай итеп, безнең контракт
төзелде! Михаил, әйдәгез электроннарны ялгыйбыз.
Ассистенткасынның кулын
терсәгенә кадәр шәрәләндереп, Кольцов
студентлар ярдәме белән электрод тиресенә беркетә.
Бик шәп. Ә хәзер,
зинһар, ассистентканы креслога бәйләргә булышыгыз.
МИХАИЛ. (Гаҗәпләнеп.) Бәйләргә?
Нигә?
КОЛЬЦОВ. Аннары аңларсыз. Тик
каешны артык каты кысмагыз... Шулай, яхшы...
Михаил
теләр-теләмәс кенә Кольцовка Алисəне каеш
белән креслога
эләктерергә булыша.
Булды. (Студентларга.) Йә, кайсыгыз беренче?
МИХАИЛ. Туташка юл бирәм.
КОЛЬЦОВ. Бик әйбәт.
Кира, башлагыз. Менә сезгә Шекспир томы, укып чыгып,
үзегезгә туры килгән егерме юллык өзекне сайлап алыгыз.
(Михаилга.) Ә сез күрше
бүлмәдә көтеп торыгыз. Беркемне дә
кертмәгез, үзегез дә кермәгез.
МИХАИЛ. Ә карарга ярамыймыни?
КОЛЬЦОВ. (Каты.)
Юк.
МИХАИЛ. Яхшы. Көтеп торырга
икән, көтеп торыйк.
(Чыгышлый, Кирага.) Уңышлар!
Михаил чыга. Кира китапны актара.
КИРА. Алиса Львовна...
АЛИСА. Әйттем бит, Алиса
дисәгез дә була. Мин бит сезнең укучыгыз.
КИРА. Яхшы. Мин сорарга гына
теләгән идем - без сезнең белән элек очрашмаган идекме?
АЛИСА. Булырга мөмкин. Мин
хәтерләмим. Бәлки Андрейдадыр?
КИРА. Минем профессор
Кольцовның өендә булганым юк. Ләкин сезнең
йөзегез миңа таныш кебек тоела.
АЛИСА. Чөнки ул гадәти.
Мондый затлар адым саен очрый.
КОЛЬЦОВ. Кира, Эшкә керешегез.
КИРА. (Китап актарып.) Мин
үземә ошаган өзекне тапмадым әле...Менә таптым.
КОЛЬЦОВ. Алайса вакыт
китте.(Электрон яктылык сәгатьләрен кабыза.)
КИРА. (Укучыга караганда
күбрәк Кольцовка мөрәҗәгать итеп укый.
Аның тавышы чын күңелдән яңгырый.)
Сез курәсез мине, синьор
Бассанио,
Мин гади кыз. Әммә
сезнең өчен
Алтмыш тапкыр
кыйммәтлерәк булыр идем.
Тәкәбберлек өчен
тугел.
Сезнең алда шәбрәк
булып күренер өчен,
Йөз мәртәбә
чибәррәк, зиһенлерәк,
Ягымлырак һәм баерак
булса идем.
Әммә минем бар
кыйммәтем бик кечкенә:
Гади бер кыз, белемем юк. Тик
шуңа шат:
Карт түгел мин,
белмәгәнне өйрәнә алам.
Барыннан да бигрәк, шуңа
бәхетле мин:
Тыйнак күңелем, акылым
сиңа тапшырыла.
Буйсынам мин сиңа -
куңелем патшасына!
Узем дә һәм бар
нәрсәм дә синеке хәзер.
Бу көнгәчә сараема
ия идем,
Хезмәтчеләремә
хаклы хуҗа идем,
Үз-үземә патша
идем. Әммә буген
Сараем да, хезмәтчеләр
дә, үзем дә -
Барыбыз дә синеке без,
падишаһым!
Шушы йөзек белән
бергә барысын бирәм.
Китапны төшерә.
Төгәл егерме юл.
КОЛЬЦОВ. (Паузадан соң.) Бик яхшы. Дәвам итегез.
КИРА. (Алисага.) Игътибар белән тыңлагыз.
Сез курәсез мине, синьор
Бассанио,
Мин гади кыз.
АЛИСА. (Көтмәгәндә яңгыравыклы һәм
тәэсирле тавыш белән.)
Сез курәсез мине, синьор
Бассанио,
Мин гади кыз.
КИРА. (Күралмаслык гаҗәп белән.) Сез
шигырьләрне бик яхшы укыйсыз.
Әммә сезнең
өчен
Алтмыш тапкыр
кыйммәтлерәк булыр идем.
Тәкәбберлек өчен тугел.
Сезнең алда шәбрәк
булып күренер өчен,
АЛИСА. (Аның
тавышы ышанычын югалтты.)
Әммә сезнең
өчен
Алтмыш тапкыр
кыйммәтлерәк... кыйммәтлерәк...
Тәкәбберлек....
КИРА. (Канәгатьләнү
белән.) Ялгыштыгыз, Алисə. Игътибарлы булыгыз.
Тантаналы елмаю белән кнопкага
баса. Компьютер экранында “20” саны күренә. Алисə җавап
бирми.
Бу юлларны кабатлыйк.
Әммә сезнең
өчен
Алтмыш тапкыр
кыйммәтлерәк булыр идем.
Тәкәбберлек өчен
тугел.
Сезнең алда шәбрәк
булып күренер өчен,
АЛИСА. (Кабатлап.)
Тәкәбберлек өчен тугел.
Сезнең алда шәбрәк
булып күренер өчен,
КИРА. Йөз
мәртәбә чибәррәк, зиһенлерәк,
Ягымлырак һәм баерак
булса идем.
Әммә минем бар
кыйммәтем бик кечкенә:
Гади бер кыз, белемем юк.
АЛИСА. Йөз
мәртәбә чибәррәк, зиһенлерәк,
Яхшырак... яхшырак һәм
баерак булса идем.
КИРА. “Яхшырак” түгел, ә
“ягылмлырак”. «Ягымлырак һәм баерак булса идем».
Кнопкага баса. Компьютер экранында -
40 Вольт. Алисə йөзен сыта.
Авырттымы?
АЛИСА. Зарар юк,
түзәрлек.
Пауза.
КОЛЬЦОВ. Кира, сез нигә
туктадыгыз? Дәвам итегез.
КИРА. (Ул
җитди, игътибарлы була.) Алисə, мин сездән үтенеп
сорыйм - игътибарлы булыгыз. Бу катлаулы текст түгел, аны истә
калдыру да кыен түгел. (Әкрен һәм ачык итеп укый.)
Тик шуңа шат:
Карт түгел мин,
белмәгәнне өйрәнә алам.
Барыннан да бигрәк, шуңа
бәхетле мин:
Тыйнак күңелем, акылым
сиңа тапшырыла.
АЛИСА. Тик шуңа шат... Тик
шуңа шат...
Карт түгел мин,
белмәгәнне белә алам...
Барыннан да бигрәк...
Кира, бераз торгач,
төймәгә баса. Алисə сискәнеп китә. Кира -
шулай ук. Компьютер экранында - “60”.
КИРА. (Бераз дәшми торгач, гаепле.) Андрей Николаевич, экспериментны
дәвам итмәсәм буламы?
КОЛЬЦОВ. Ни өчен?
КИРА. Ул миңа ошамый.
КОЛЬЦОВ. Ләкин бу тиешле
дәлил түгел, Кира! Тормышыбызда, эшебездә, укуыбызда берни
дә ошамаса да, без боларның барысын да эшлибез, чөнки
эшләргә бурычлы! Мин, мәсәлән, сезгә
күңелсез лекцияләр укыйм, сез аларны ятлыйсыз, Алиса Львовна
бу креслога утыра - барыбызның да үз бурычы!
КИРА. Әмма барыбер: миңа
бу эксперимент ошамый.
КОЛЬЦОВ. Кира, сез мине яхшы белгеч
дип саныйсызмы?
КИРА. Һичшиксез.
КОЛЬЦОВ. Сезнең уйлавыгызча,
мин фәнни яктан кирәксез тәҗрибә уздыра аламмы?
КИРА. Юк.
КОЛЬЦОВ. Алайса ышаныгыз миңа
һәм икеләнүегезне ташлагыз.
Кира, көрсенеп, китап ала,
ләкин аны тагын читкә алып куя.
Сез нигә тукталдыгыз?
КИРА. Сезнең ярдәмчегезгә
авыр.
КОЛЬЦОВ. Игътибар итмәгез. Ул
моңа бөтенләй ирекле рәвештә ризалашты.
КИРА. Ничек игътибар
итмәскә?!
КОЛЬЦОВ. Кира, дөньяда
миллионлап, ә бәлки, миллиардлап бала тән
җәзасына дучар ителә. Безнең бурычыбыз - бу
җәзалар файда китерәме, юкмы икәнен ачыклау.
Чагыштырыгыз - миллионнар - һәм бер Алиса. Әгәр без
күпләрнең язмышын җиңеләйтә алабыз
икән, бер кешенең җайсызлыгы һәм сезнең кичерешләрегез
турында уйлау, фән һәм бөтен
җәмгыятькә файда китерергә мөмкинме? (Каты.) Экспериментны дәвам итегез.
КИРА. (Яңадан
укый башлый.)
Барыннан да бигрәк, шуңа
бәхетле мин:
Тыйнак күңелем, акылым
сиңа тапшырыла.
Буйсынам мин сиңа -
куңелем патшасына!
Узем дә һәм бар
нәрсәм дә синеке хәзер.
Кабатлагыз.
АЛИСА. Барыннан да бигрәк,
шуңа бәхетле мин:
Тыйнак күңелем, акылым
сиңа тапшырыла.
Бәйлемен мин сиңа -
куңелемнең патшасына…
Кира төймәгә баса.
Алисə әкрен генә кычкыра. Мониторда - “80”. Кира китапны яба.
КОЛЬЦОВ. Нәрсә инде
тагы, Кира?
Кыз җавап бирми.
Зинһар, дәвам итегез.
КИРА. (Башын түбән төшереп.) Мин булдыра алмыйм.
КОЛЬЦОВ. Барлык дәресләр
арасында без сезнең белән укыту психологиясен дә
өйрәндек, шуңа күрә миңа югары
дәрәҗәгезне күрсәтегез. Бу бит үзенә
күрә имтихан, сезнең квалификацияне тикшерү. Сез моны
аңлыйсыздыр бит?
КИРА. Әйе.
КОЛЬЦОВ. Алайса, дәвам итегез.
Кира дәшми.
Кира, артык сентименталь булмагыз.
Без сезнең белән хисләрдән өстен булырга тиеш.
Без бит галимнәр.
КИРА. Ләкин без
үтерүчеләр түгел.
КОЛЬЦОВ. (Коры.)
Буш сүзләр кирәкми. Хайваннар өстендә эксперимент
үткәргәндә, Павлов белән Пастерны кансыз
булуларында гаепләгәннәр, ләкин нәкъ менә
шушы галимнәр кешеләр файдасына эшләгәннәр.
КИРА. Гафу итегез, бәлки, мин
дөрес әйтмәгәнмендер...
КОЛЬЦОВ. Алай гына түгел, бик
уңышсыз да. Зинһар, һөнәри яктан
көчсезлегегезне әхлак турындагы фикерләрегез астына
яшермәгез. Очучы-сынаучы җиңел авырту гына тоймый, ә
кайчакта, төрле оча торган табутларны үзләштереп, гомерен
корбан итә, тик беркем дә бу һөнәрне әхлаксызлык
дип санамый. Солдатның, кабер казучының, итченең дә
хәле шәптән түгел, шулай да алар кирәк.
Җәмгыятьтә кирәк булган теләсә нинди
һөнәр, шул исәптән минем ассистенткамның
вазифасы да аклана.
КИРА. Миңа аның вазифасы
түгел, ә үземнеке ошамый. Әгәр мин моны
теләмәсәм, нигә мин төймәгә басарга
тиеш?
КОЛЬЦОВ. Сез бу вазифаны башкаларга
кучерсәгез дөресрәк булыр дип уйлыйсызмы?
КИРА. Мин берничек тә
уйламыйм.
КОЛЬЦОВ. Кира, сез миңа тырыш
һәм сәләтле студентка булып тоела идегез. Кызганычка
каршы, сез минем өметемне өздегез.
КИРА. (Бераз ишетелмәс.) Сез дә.
Кольцов агарына.
КОЛЬЦОВ. Хәтерлисезме, мин
сезнең экспериментта катнашуыгызга
каршы килгән идем, ләкин сез үзегез теләдегез.
Хәзер миңа сезнең үз-үзегезне тотышыгызны ничек
бәяләргә?
Пауза.
КИРА. Әгәр эксперимент сезнең өчен шулай
мөһим икән, миңа Алиса Львовна белән алмашырга
мөмкинме?
КОЛЬЦОВ. (Гаҗәпләнеп.) Ничек?
КИРА. Мин креслога утырам, ә
ул төймәгә бассын.
Кольцов белән Алисə
бер-берсенә карашалар.
КОЛЬЦОВ. Юк, бу бөтенләй
мөмкин түгел.
КИРА. Ни өчен?
КОЛЬЦОВ. Табибтан рөхсәт
булмаганга күрә.
КИРА. Алисаныкы да юк.
КОЛЬЦОВ. Мин бу хакта
дискуссиягә керә алмыйм. Дәресне дәвам итегез, Кира,
сез болай да күп вакытны әрәм иттегез.
Кира, озак
икеләнгәннән соң, Шекспир томын ача һәм
кирәкле битне акрын гына эзли.
КИРА. Бу көнгәчә
сараема ия идем,
Хезмәтчеләремә хаклы
хуҗа идем,
Үз-үземә патша
идем. Әммә буген
Сараем да, хезмәтчеләр
дә, үзем дә -
Барыбыз дә синеке без,
падишаһым…
Аның тавышы
әкренәя һәм, ниһаять, бөтенләй тынды.
КОЛЬЦОВ. Эш
нәрсәдә?
Кира сүзсез генә китапны
яба.
Ни булды сезнең белән,
Кира?
КИРА. (Гаепле.) Мин булдыра алмыйм.
КОЛЬЦОВ. (Коры.)
Кызганыч. Сез озакламый диплом алырсыз. Мин сезне беренче класслы фирмага яхшы
эшкә тәкъдим итәргә җыенган идем, ләкин
сезгә башкаручанлык һәм дисциплина
җитмәвенә хәзер инандым. Сез урынсыз калырсыз дип куркам.
Кира дәшми.
Сез стипендия аласыз бугай?
КИРА. Әйе. Узган елдан.
КОЛЬЦОВ. Аңа кадәр сез
каян акча таба идегез?
КИРА. Официант булып эшләдем.
КОЛЬЦОВ. Алга таба да сезгә
стипендия түләнәчәк дигән гарантия бирә
алмыйм.
Кира дәшми.
Сез экспериментны дәвам итәчәксезме?
Кира дәшми.
Яхшы. Китә аласыз.
Кира чыгарга маташа.
Анда түгел. Икенче
ишектән. Сез экспериментның
киләсе катнашучысы белән элемтәгә керергә тиеш
түгел.
Кира башка ишеккә
юнәлә, ләкин бу вакытта лабораториягә Михаил килеп
керә. Ул дулкынланган.
МИХАИЛ. Андрей Николаевич!..
КОЛЬЦОВ.
(Кискен, шактый тупас.) Ни
булды, Михаил? Мин бит монда керү катгый тыела дидем!
МИХАИЛ. Гафу итегез, ләкин...
КОЛЬЦОВ. Хәзер үк
лабараториядән чыгып китегез.
МИХАИЛ. Мин анда журналистлар җыелган
дип әйтергә теләгән идем....
КОЛЬЦОВ. Аларны кем чакырды?
МИХАИЛ. Сез түгелме?
КОЛЬЦОВ. (Уйлап.) Дәвам итегез.
МИХАИЛ. Ни өчен сез Кира
белән миңа университет җитәкчелеге бу экспериментны үткәрүне
тыйды дип әйтмәдегез?
КОЛЬЦОВ. Моны сезгә
журналистлар хәбәр иттеме?
МИХАИЛ. Әйе. Алар ялгышамы?
КОЛЬЦОВ. Юк. Ләкин тыю
миңа кагыла, сезгә түгел. Сезнең өчен экспериментта катнашу бернинди административ
нәтиҗәләргә китермәячәк.
МИХАИЛ. Чынлапмы?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә.
Сез бит тыю турында да, хәтта эксперимент турында да берни дә белми
идегез.
МИХАИЛ. Ләкин хәзер без
моны беләбез.
КОЛЬЦОВ. Ә мин тагын
кабатлыйм... (Үз-үзен
туктатып.) Әгәр сез нәрсәдәндер куркасыз
икән, баш тартырга әле соң түгел. Акчаны кире
кайтарыгыз һәм китә аласыз.
МИХАИЛ. (Бераз
икеләнеп торганнан соң.) Мине шундый куркак дип уйламагыз.
Чыннан да, куркыр нәрсә юк. Ахыр чиктә, мин
профессорның кушканын гына үтим.
КОЛЬЦОВ. Искиткеч.
АЛИСА. Журналистлар сездән
берәр нәрсә сорадымы?
МИХАИЛ. Әйе. Мин аларга экспериментның төп нигезен
сөйләдем. (Елмаеп.) Тормышта беренче интервью
бирүдән тыелып кала алмадым.(Кольцовның
күңелсезләнгәнен күреп, борчылып сорый.) Мин
берәр нәрсәне дөрес эшләмәдемме?
КОЛЬЦОВ. Борчылма. Барысы да
тәртиптә, Михаил. Гомумән әйткәндә, мин
беркайчан да матбугатка ахырына җиткерелмәгән эшләр
турында хәбәр итмим, әмма бу зур бәла түгел.
Барыгыз, дустым, журналистларның кәефен күтәрүне
дәвам итегез. Иртәгә сез көн каһарманы
булырсыз. (Михаилны ишеккә кадәр озата.) Тиздән мин сезне
чакырырмын.
Михаил чыга. Кольцов аның
артыннан ишекне бикләп куя.
КИРА. Шулай да журналистларны кем
чакырткан соң? Университет җитәкчелегеме?
КОЛЬЦОВ. Бик мөмкин.
Бәлки, өстән ясалган басым аркасындадыр.
КИРА. Нинди максат белән?
АЛИСА. Комачауларга, куркытырга -
нинди аермасы бар, Кира? Сезнең өчен эксперимент тәмам.
КИРА. Сезнең белән ни
булыр?
КОЛЬЦОВ. Куркыныч юк. Иң
күбе дигәндә – эштән куачаклар.
КИРА. Сез барыбер Михаил
белән экспериментны
үткәрәчәксезме?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә.
КИРА. Минем белән булган
дәрес җитмәдемени?
КОЛЬЦОВ. Сез бик күп сораулар
бирәсез, Кира. Сау булыгыз.
КИРА. Миңа карарга калырга
мөмкинме?
КОЛЬЦОВ. Нигә?
КИРА. Бәлки, мин
нәрсәнедер аңламаганмындыр, һәм Михаилның
дәресен карагач, мин үземнең ялгышымны аңлармын?
КОЛЬЦОВ. Сезнең монда булуыгыз
бөтенләй мөмкин түгел.
КИРА. Ни өчен?
КОЛЬЦОВ. Сез Михаилны
оялттырачаксыз, игътибарын тупларга комачаулаячаксыз.
КИРА. Мин ширма артында утыра алам.
КОЛЬЦОВ. Дөресен генә
әйткәндә, сез миңа да комачаулаячаксыз.
КИРА. Нәрсәм белән? Мин тыныч
кына утырачакмын.
КОЛЬЦОВ. Миңа сезнең
үҗәтлелегегез аңлашылмый.
КИРА. Беләсезме, мин
сезнең ышанычыгызны акламадым...
КОЛЬЦОВ. Шуннан?
КИРА. Башкаларның
дәресне ничек үткәрүләрен белергә
кирәк.
КОЛЬЦОВ. Бу Михаилга карата дөрес
түгел. Әгәр дә аның ширма артында сезнең
белән табиб арасында булган интимлы әңгәмәгезне
тыңлап торганын белсәгез, сез нәрсә хис итәр
идегез?
КИРА. Бу бөтенләй башка
эш. Ул бит үзе турында нәрсәдер
сөйләмәячәк, ә бары дәресне генә
үткәрәчәк. Һәм аның ничек
эшләячәге миңа бик кызык.
КОЛЬЦОВ. Ә, әйе, ул бит
сезнең булачак ирегез... (Уйлана.) Ярый, калыгыз. Тик бер шарт
бар: сез эксперимент вакытында катышмыйм
дип вәгъдә бирергә тиеш.
КИРА. Әлбәттә.
КОЛЬЦОВ. Менә монда утырыгыз.
Михаил сезне күрмәс, ә сез барысын да күрерсез
һәм ишетеп торырсыз.
КИРА. (Ширма артына утырып.) Рәхмәт.
КОЛЬЦОВ. Тик исегездә тотыгыз
- сез юк. Сүз бирәсезме?
КИРА. Сүз бирәм.
КОЛЬЦОВ. Карагыз аны...
АЛИСА. (Арып.) Андрей, зинһар өчен, миңа сумканы бир
әле.
Кольцов аңа сумка бирә.
Алисə аннан дару төймәсе алып, аны йота да су эчә.
КОЛЬЦОВ. (Онытылып.) Синең кыяфәтең начар... Бәлки,
бүгенгә туктатырбыз?
АЛИСА. Минем белән барысы да
яхшы.
КОЛЬЦОВ. Чынлапмы?
АЛИСА. (Елмаеп.) Чынлап.
КОЛЬЦОВ. Әйдә,
кечкенә генә тәнәфес ясап алыйк.
Каешын ычкындыра, электродларны
салдыра һәм Алисага ярдәм итә. Ул урыныннан тора,
берничә адым атлый, ләкин яңадан утыра.
Бәлки, экспериментны туктатырбыз?
АЛИСА. Юк инде, әйдә
ахырына җиткерик. Бу соңгысыдыр бит?
КОЛЬЦОВ. Әйе. Иң
соңгысы.
АЛИСА. Яхшы. Тик мин бераз ял итеп
алыйм.
КОЛЬЦОВ. Алайса –
тәнәфес.
Антракт вакытында
сәхнәдән чыгып китү мәҗбүри
түгел: Кольцов Алиса белән тыныч кына
сөйләшәләр. Кира үз почмагында утыра.
Пәрдә.
Икенче
күренеш
КОЛЬЦОВ. (Алисага.) Син ял иттеңме? Башлыйбыз?
Алиса теләмичә “элекр
урындыгы”на утыра. Кольцов аны бәйли, электродларны эләктерә,
компьютерны “0” санына кайтара, бүлмәне карый, Кира калдырган
сумканы күреп, кире кайтара.
Тагын бер кат әйтәм –
әгәр дә сез сүзегезне
үтәмәсәгез...
КИРА. Алай булмас.
КОЛЬЦОВ. Бик яхшы. (Ишеккә якын килеп Михаилны чакыра.) Узыгыз!
МИХАИЛ. (Кергән арада бүлмәгә күз сала.) Ә Кира кайда?
КОЛЬЦОВ. Китте.
МИХАИЛ. Мине көтмичә?
Дәресне ничек үткәрде?
КОЛЬЦОВ. (Кыскача.) Шәп.
МИХАИЛ. Мин моңа
шикләнмәдем. Кира - тумыштан ук укытучы. Мин моны беләм,
чөнки ул миңа имтиханнарга әзерләнергә
ярдәм итә. (Күңелле генә.) Йә, ничек,
Алиса, сез тыңлаучан укучы булдыгызмы?
КОЛЬЦОВ. Эшне башлагыз, Михаил.
МИХАИЛ. Мин әзер.
КОЛЬЦОВ. Экспериментның шартлары
сезгә таныш. Менә Шекспир китабы. Өзек сайлагыз да,
өйрәнә башлагыз. Исегездә тотыгыз: өзекнең
вакытында һәм яхшы ятлануы, сезнең өчен бик
мөһим. Барлык сәләтләрегезне кулланыгыз.
МИХАИЛ. Сынатмам. (Китап актарганда,
Алисəгә.) Йә, без нәрсә сайларбыз? (Күз
кысып.) Бәлки, сез мәктәптән үк берәр
нәрсәне хәтерлисездер? Сез миңа пышылдагыз гына...
АЛИСА. Берни дә.Без
Гамлетның монологын гына өйрәндек, аннан да мин "Быть
или не быть" дигәнен генә хәтерлим, ә калганын
белмим.
МИХАИЛ. Алайса мин һавага
төрткәндәй сайлыйм. Сез каршы түгелме?
АЛИСА. Теләсә
нишләгез.
МИХАИЛ. (Китапны ачып.) Әһә, менә... Сез
әзерме?
АЛИСА. Әйе.
МИХАИЛ. Тыңлагыз
һәм кабатлагыз.
КОЛЬЦОВ. Вакыт китте.
МИХАИЛ. (Укый.) Һир куркыныч түгел:
мине гамьле, диләр.
Алар гозеренә колак томалавым
АЛИСА. (Кабатлап.)
Һич куркыныч түгел: мине гамьле,
диләр.
Алар гозеренә колак томалавым
МИХАИЛ. (Бәхетле.) Искиткеч! Алга таба.
Булмады, юк.
Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәваладым.
АЛИСА. Булмады,
юк. Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларны жәлләү аша дәваладым.
Михаил
төймәгә баса. Экранда - “20”. Алиса бу сугуга хатасын
төзәтү белән генә җавап бирә.
Гафу итегез.
Яраларын
МИХАИЛ. Булмады,
юк. Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәваладым.
АЛИСА. Булмады,
юк. Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәваладым.
МИХАИЛ. Соңгы ике юлны
кабатлагыз әле.
АЛИСА. Булмады, юк.
Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларны жәлләү аша дәваладым.
Ток белән
сугу. 40 Вольт. Алисə чыраен сыта.
Мин ялгыштыммени?
МИХАИЛ. (Аз гына ачуланып.) «Яраларны»
түгел, «Яраларын». Мин артык тиз, яисә
аңлашылмый торган итеп укыйммы?
АЛИСА. Юк, сез яхшы укыйсыз.
Күрәсең, мин бары тик игътибарымны җыя алмыйм.
МИХАИЛ. Бәлки, алга
киткәнче, бу дүрт юлны истә калдырыйк? Аннан бары тик уналты
гына юл калачак.
АЛИСА. Мөгаен, шулай яхшырак
булыр.
МИХАИЛ. Сез аларны истә
калдырдыгызмы?
АЛИСА. Минемчә, әйе.
Һич
куркыныч түгел: мине гамьле, диләр.
Алар гозеренә колак томалавым
Бераз дәшми, аннары гаепле
итеп әйтә.
Өченче юл төшеп калды.
МИХАИЛ. Искә
төшерергә тырышыгыз. Минем андый чибәр хатынны
җәзалыйсым килми.
КОЛЬЦОВ. Михаил, телисезме,
теләмисезме, әмма укучыны хатасы өчен җәзалау –
мәҗбүри. Алиса Львовна ялгышты. Димәк, сез аны
җәзаларга тиеш.
Михаил, каушап,
төймәгә баса. Алисə сискәнеп китә. Мониторда
- “60”. Кольцов дәвам итә.
Һәм тагын.
Кирәкмәгән нәрсәләр белән
шөгыльләнмәгез. Алар укучыны бүлдерә
һәм ятларга комачаулый. Ә вакыт бара. Сез
өлгермәскә мөмкин.
МИХАИЛ. (Ул җитдиләнеп китә.) Мин
сезгә текстны тагын өченче юлдан башлап укырмын.
Булмады, юк.
Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәваладым.
АЛИСА. Булмады, юк.
Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
белән дәваладым.
Ток белән
сугу. Алисə кычкыра.
МИХАИЛ. Гафу итегез... Чынлап та,
миңа бик җирәнгеч... Ләкин сез бутадыгыз «белән» тугел, ә «аша» .
АЛИСА. Гафу үтенергә
кирәкми, бу сезнең бурычыгыз. Үземнең
игьтибарсызлыгымда мин үзем гаепле.
МИХАИЛ. Яңадан шул юлларны
кабатлыйбызмы?
АЛИСА. Алга таба барсак
әйбәтрәк булыр иде.
МИХАИЛ. Кул сузмадым
һичбер кемнең байлыгына,
Күтәрмәслек салым салып үчләшмәдем.
АЛИСА. Кул
сузмадым һичбер кемнең байлыгына,
Күтәрмәслек салым салып үлчәмәдем.
Сугу. 100
Вольт. Алисə тартыша да кычкырып җибәрә.
МИХАИЛ. (Ул
аптырап калды.) Андрей Николаевич, мин экспериментны дәвам итәргә тиешме, юкмы,
белмим. Шулай да каршымда хатын-кыз...
КОЛЬЦОВ. (Кинәт.) Хатын-кыз түгел, ә минем зур акчага
килешү төзеп ялланган хезмәткәрем. Үзегезнең
укыту сыйфатына игътибар итегез. Сез һәрвакытта эшегезне ахырына
җиткерә торган тырыш студент булдыгыз. Хәзер дә шундый
булыгыз. Укучыгызны игътибарын тупларга мәҗбүр итегез. Сез
моны булдыра алмассызмы?
МИХАИЛ. (Алисəгә, борчу
катыш ачуланып.) Мин тагын бер тапкыр укыйм.
Кул сузмадым
һичбер кемнең байлыгына,
Күтәрмәслек
салым салып үчләшмәдем.
АЛИСА. Кул
сузмадым һичбер кемнең байлыгына,.
Акылын
төшендерә, ләкин кирәкле сүзләрне
көч-хәл белән исенә төшереп, юлны бетерә.
Күтәрмәслек салым салып үчләшмәдем
МИХАИЛ. (Җиңеләеп.)
Молодцом, Алиса. Алты юл инде. Тагын
бер дүртъюллык, һәм яртысы булачак.
Гафу иттем – гөнаһларын белә торып...
Шәфкать хисем сөртте күз яшьләрен.
АЛИСА.
Гафу иттем – гөнаһларын белә торып...
Шәфкать хисем сөртте күз яшьләрем.
Төймә.
120 вольт. Алисə бик каты ыңгыраша.
МИХАИЛ.
(Ачулану белән кабатлап.) ЯшьләреН
Ике юлны
истә калдыру шулай кыен микәнни?
АЛИСА. Күз яшьләрен.
МИХАИЛ. Юк, башта алдагысын.
АЛИСА. Гафу
иттмәдем, гафу иттем, гафу итәргә теләмәдем...
(Мескенләнеп.) Мин буталдым.
Ток белән сугу. 140 Вольт.
Алисə, ычкынырга тырышып кычкыра.
МИХАИЛ. Гафу иттем –
гөнаһларын белә торып...
(Ачуланып.) Йә, кабатлагыз!
АЛИСА. (Бөтен тәне
белән калтырана.) Гафу иттем...
Мин бернәрсәне дә
искә төшерә алмыйм. Дәресне туктатыгыз, зинһар.
МИХАИЛ. Ни өчен?
АЛИСА. Мин куркам.
МИХАИЛ. (Тыныч кына, профессорга.) Бәлки,
чыннан да, туктатырбыз?
КОЛЬЦОВ. Ун юл да ятламыйчамы?
Сездән көтмәгән идем.
МИХАИЛ. Ләкин аңа авыр.
КОЛЬЦОВ. Димәк, сез
үзегезнең уңышсызлыгыгызга кул куясыз?
МИХАИЛ. Минем уңышсызлыгым?
Мин түгел, ул сорый бит.
КОЛЬЦОВ. (Килештереп.) Ә сез аны тыңламагыз.
МИХАИЛ. Ничек?
КОЛЬЦОВ. Сез укучыларны
һәм аларның хәйләләрен белмисезмени? Алар
һәрвакытта укытучылардан кызгануларын теләнәләр.
Ләкин каты булырга, үзеңә буйсындыра белергә
кирәк. Сезнең холкыгыз көчлеме?
МИХАИЛ. Холкым көчле,
ләкин...
КОЛЬЦОВ. Шулай булгач, дәресне
ахырына җиткерегез. Бу фән өчен, җәмгыять
өчен, һәм үзегез өчен бик кирәк.
Һәм, аңа да карамастан, Михаил, сезнең башка чарагыз
юк. Белүемчә, сезнең әтиегез эшмәкәр бугай?
МИХАИЛ. Әйе, ләкин монда
аның ни катышы бар...
КОЛЬЦОВ. Һәм сез,
аңлавымча, аның юлыннан китәчәксез?
МИХАИЛ. Бәлки.
КОЛЬЦОВ. Алайса сезгә контракт
һәм килешүнең нәрсә икәнен
аңлатасы юк. Безнең арада килешү төзелде, шулай
түгелме? Экспериментта катнашуыгыз
өчен сезгә акча түләнде.
МИХАИЛ. Мин аны кире кайтара алам.
КОЛЬЦОВ. Юк, дустым, алай
эшләмиләр. Килешү акчадан кыйммәтрәк. Яисә
дәрәҗәгезне югалтырга мөмкинсез. Сез моны яхшы
беләсез. Тизрәк дәрескә керешегез, игътибарыгызны
читкә юнәлтмәгез. Минемчә, без
сөйләшкән арада, укучыгыз сез өйрәткән
нәрсәләрне оныткандыр. Әйдәгез, Михаил,
эшкә керешегез! Дәресегезне ахырына җиткерегез, мин
сездән артыгын сорамыйм! Группагыздан соңгы урында калырга
теләмисездер бит?
МИХАИЛ. (Креслога якынлашып.) Димәк... Алиса, Кира белән
текстны өйрәнә алды дисез?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә.
МИХАИЛ. Тизме?
КОЛЬЦОВ. Башкалар турында уйламагыз,
үзегез турында уйлагыз.
МИХАИЛ. (Креслога утырып, Алисага.) Гафу итегез. Андрей Николаевич
экспериментны туктатырга ярамый, ди.
Алиса дәшми. Михаил китапны
ача.
Без кая тукталдык?
АЛИСА. Текстны яңадан
кабатласак яхшырак булыр иде.
МИХАИЛ. (Сәгатькә карап.) Без болай беркайчан да
бетермәбез дип куркам.
АЛИСА. Шулай да кабатлап чыксак
әйбәтрәк булыр. Сез профессор белән бик озак
сөйләштегез… Мин барысын да оныттым.
МИХАИЛ. (Канәгатьсез.) Яхшы… (укый.)
Һич
куркыныч түгел...
Алиса дәшми. Михаил кабатлый.
Һич
куркыныч түгел...
Ну!
Һич
куркыныч түгел...!
АЛИСА. (Үзен кулга алып, дәвам итә.) ...мине гамьле,
диләр.
Алар гөзеренә колак томалавым...
Туктала.
МИХАИЛ. Булмады, юк.
Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәваладым.
АЛИСА. Булмады,
юк. Киртә күтәрмәдем юкка
Яраларын жәлләү
аша дәвалады.
Михаил
кулын төймәгә суза.
Басмагыз! Мин сездән
үтенәм, басмагыз! (Искә
төшерергә тырыша.)
Яраларны жәлләү аша...
Туктый.
МИХАИЛ. Бер гади сүзне истә калдыру шулай кыен микәнни?
АЛИСА. Гафу итегез... Мин төймә турында гына уйлыйм... Басмагыз!
МИХАИЛ. Сүзегез
һәм игътибарсызлыгыгыз белән дәресне
бүлдерәсез. Зинһар, үзегезне кулга алыгыз! Үзегез
өчен булмаса, минем өчен! Мин бөтенләй булдыксыз
укытучы булып күренергә теләмим.
АЛИСА. (Михаилның
төймәдә яткан кулыннан күзен алмыйча.) «Яраларын жәлләү» Зинһар, кирәкми!
МИХАИЛ. Алисə, мин дә
сездән үтенеп сорыйм - бер чит сүз дə булмасын. Текст
кына!
АЛИСА. Яраларны... жәлләү...
Михаил төймәгә
баса. 160 Вольт. Алиса, каты кычкырып, креслодан торырга тырыша.
МИХАИЛ. ЯраларыН жәлләү
аша дәваладым.
АЛИСА. (Чак кына
ишетелмичә, буйсынучан.) “Яраларын...”
МИХАИЛ. Кул сузмадым
һичбер кемнең байлыгына,
Күтәрмәслек салым салып үчләшмәдем.
Алисанең
тыңламаганын сизеп.
Сез мине ишетәсезме!?
АЛИСА. Гафу итегез. Кабатлагыз,
зинһар.
МИХАИЛ. (Тешләрен кысып.) Сез мине
мыскыл итәсез! Мин моны ун тапкыр кабатладым инде.
АЛИСА. Әгәр дә мин
гаепле икән, җәзалагыз.
Михаил кулын
төймәгә китерә.
Кирәкми! (Үзен кулга алып.)
Кул сузмадым... һичбер кемнең байлыгына...
Күтәрмәслек... салым...
Мин үтенәм - дәресне
туктатыгыз. Мин бүтән булдыра алмыйм.
МИХАИЛ. Юк. Без икебез дә эшкә керештек һәм эшне
ахырына кадәр җиткерербез..
Төймәгә
баса. 180 Вольт. Алиса озак кычкыра һәм креслода
бәргәләнә. Михаил тырышып кабатлый.
Гафу иттем
гөнаһларын белә торып...
АЛИСА. Гафу
иттем... гөнаһларын...
МИХАИЛ. Мин аңламыйм - сез юри
шулай итәсезме?
Төймәгә баса. 200
Вольт. Алиса бизгәктәге шикелле калтырана.
АЛИСА. Җибәрегез мине!
Күрәсез бит - булдыра алмыйм... Минем йөрәгем авырта!
МИХАИЛ. Сез бик күп
кирәкмәгән сүзләр сөйлисез, ләкин ни
өчендер минем сезгә кушканымны кабатларга теләмисез.
Ләкин мин сезнең кирелегегезне җиңәрмен!
Төймәгә баса. 220
вольт. Алиса ыңгыраша.
Ә хәзер тыңлагыз
һәм кабатлагыз:
Гафу иттем
гөнаһларын белә торып...
АЛИСА. (Авыр сулап
һәм куркынган карашын төймәдән алмыйча.)
Гафу иттем...
Гафу иттем....
(Каты кычкырып җибәрә.) А-а!
МИХАИЛ. (Тупас.) Нәрсә кычкырасыз? Мин бит
төймәгә басмадым!
АЛИСА. (Сулый алмыча.) Чөнки сез…
сез кулыгызны суздыгыз.
МИХАИЛ. Яхшы. Мин кулымны алам.
Сөйләгез.
АЛИСА. Гафу иттем
гөнаһларын белә торып...
МИХАИЛ. Ниһаять. Һәм яхшылык белән кайгыларын
җиңеләйттем...
АЛИСА. Һәм шәфкать...
МИХАИЛ. (Үзеннән
тыш.) Тагын «шәфкать»! “Яхшылык, яхшылык”
АЛИСА. (Куркынып.) Кирәкми!
МИХАИЛ. (Ачу белән.) Юк, кирәк!
Төймә. 240 Вольт.
Алисане көзән җыерып чытыла. Кира, агарып, күз
яшьләрендә, куркып дәресне күзәтә.
Я, нәрсә булды? Без
кайчан да булса тәртипкә өйрәнербезме?
Һәм
яхшылык белән кайгыларын җиңеләйттем... Йә!
Алиса
елап-сыкрап ыңгыраша. Михаил төймәгә
баса. Алиса калтырана һәм кычкыра.
КИРА. (Ширма артыннан чыгып.) Тукта!
Хәзер үк тукта дим!
Михаил Кираның барлыкка
килүенә игътибар итми. Ул бөтенләй килеп чыкмаган
дәресенә чумган.
МИХАИЛ. Хәзер, Кира... Бераз
сабыр ит... (Алисага.) Без кайчан да булса акылга алынабызмы, әллә
туктаусыз шыңшып торырбызмы? Яле, кабатлагыз:
Һәм яхшылык белән
кайгыларны җиңеләйттем…
(Котырынып.) Мин кемгә
әйтәм, кабатлыгыз!
Төймәгә баса. 280
Вольт. Алиса кычкыра, ыңгыраша, боргалана.
КИРА. Михаил, син акылдан
яздың! Тукта!
МИХАИЛ. (Киреләнеп.) Минем
арттан кабатлагыз: Я милосердьем осушал их слезы...
КИРА. Андрей Николаевич, туктатыгыз
аны! Күрәсезме, ул үз-үзен тота алмый!
КОЛЬЦОВ. Кысылмагыз! Сез миңа
сүз бирдегез.
МИХАИЛ. Һәм яхшылык
белән кайгыларны җиңеләйттем…
КИРА. Ләкин бу бит эксперимент
түгел, ә газаплау! Михаил, акылыңа кил! Синең
каршыңда – кеше! Синең каршыңда хатын-кыз!
МИХАИЛ. (Кискен.) Комачаулама,
Кира! (Алисага.) Соңгы тапкыр яхшы
итеп сорыйм, кабатлагыз -
Һәм яхшылык белән кайгыларын
җиңеләйттем...
КИРА. Андрей Николаевич!
КОЛЬЦОВ. Китегез моннан!
КИРА. Андрей Николаевич, кайсыбыз
акылсыз - улмы, сезме? Яисә минме? Хәзер үк бу тамашаны
туктатыгыз!
КОЛЬЦОВ. Минем андый
мөмкинлегем юк. Эксперимент бара.
КИРА. Ул чагында мин моны үзем
эшләрмен.
Кира,
кулын төймәгә китергән Михаилга омтыла
һәм, пульт яныннан алып
китәргә тырыша. Михаил аны каты итеп читкә этеп
җибәрә. Кира идәнгә егыла. Кольцов егылган кызга
ярдәм итәргә ашыга, ләкин туктап кала. Кира куркып
ир-атларга карап тора.
Кем сез - хайваннармы?
МИХАИЛ. (Алисага.) Һәм
яхшылык белән кайгыларын җиңеләйттем...
КИРА. Андрей Николаевич, мин сезне
хөрмәт итә идем! Мин сезне... алладай күрдем! Сез минем
өчен идеал булдыгыз, сез... Сезгә ни булды?
Кольцов нидер әйтергә
тели, ләкин бер сүз дә әйтми. Кира дәвам
итә.
Ул бит
сезнең…сөйгәнегез. Сезне бу да туктатмыймыни? Сезгә
фән шулкадәр кадерлеме? Әллә сез шундый ысул
белән дан казанырсыз дип уйлыйсызмы? Бу бит җирәнгеч! Экспериментлар телисезме? Үзегез
креслога утырыгыз!
МИХАИЛ. (Алисага.) Һәм
яхшылык белән кайгыларын җиңеләйттем...
Алиса ыңгыраша. Михаил кулын
төймәгә китерә. Кира кабат аңа омтыла,
ләкин Кольцов аның юлын бүлә.
КИРА. Җибәрегез!
Җибәрегез, диләр сезгә! Михаил, креслодан читкә
кит! Син садист! (Кольцов.) Ә
сез... Сез тагын да начаррак.
МИХАИЛ. (Ул кызарынды,
күзләре кан белән тулды, тавышы карлыкты.) “Я милосердьем...”
Дәшмисеңме? Алайса ал!
Төймәгә бер-бер
артлы баса. Компьютер экранында “300” бер кабына да бер сүнә. Алиса
каты кычкыра, ыңгыраша, боргалана, каешларда
бәргәләнә.
Менә сиңа... Менә
сиңа... Менә...
КИРА. (Кольцов кулыннан яңа
көч белән ычкынмакчы була.) Җибәрегез! Ул аны
үтерәчәк бит! Ярдәмгә! Әй, берәрсе!
Ярдәмгә!
Алиса кычкырудан туктый
һәм, йомшарып, кресло каешларына асылынып төшә. Михаил,
инерция буенча төймәгә берничә тапкыр баса, туктый
һәм югалып Алисага карый. Кинәт барлыкка килгән тынлык
бик тә куркыныч тоела.
МИХАИЛ. Әй, ни булды
сезгә?
Алиса җавап бирми.
Алиса!
Тынлык. Михаил кайдалыгын
һәм нәрсә булганын аңларга тырышып, сәер
караш белән бүлмәне карап чыга. Кольцов Кираны
җибәрә. Тынлык. Михаил борчылып җитәкчесенә
карый.
Андрей Николаевич, ни булды
аңа?
КОЛЬЦОВ. Белмим.
Алиса янына килә, пульсын
тикшерергә тели, кулын җибәрә; ул көчсез асылынып
тора.
МИХАИЛ. Пульсы бармы?
Кольцов башын чайкый.
КИРА. (Куркып.) Михаил, син аны
үтердең?!
МИХАИЛ. Мин теләмәдем...
КИРА. Теләдең ни,
теләмәдең ни - нинди аерма! Үтерүче! (Ул кәнәфигә ташлана
һәм Алисəне һушына китерергә тырыша.)
МИХАИЛ. Кира, мин гаепле
түгел...
КОЛЬЦОВ. Ләкин
төймәгә сез бастыгыз.
МИХАИЛ. Моның
нәрсәгә китерәсен мин каян белдем соң? Сез мине
кисәтмәдегез бит.
КОЛЬЦОВ. Мин дә барысын да
алдан күрә алмыйм.
МИХАИЛ. Ахыр чиктә, мин
сезнең күрсәтмәләрне генә
үтәдем.
КОЛЬЦОВ. Минем моңа бер
катышым да юк.
МИХАИЛ. Ничек инде катышым юк? Сез
бит боларның барысын да уйлап чыгардыгыз!
КОЛЬЦОВ. Гаепне миңа
сылтамагыз.
МИХАИЛ. Ә сез аны миңа
күчерергә тырышмагыз. Сез гаепле, сез генә!
КОЛЬЦОВ. Мин беркемне дә газапламадым.
МИХАИЛ. Сез мине моны
эшләргә мәҗбүр иттегез.
КОЛЬЦОВ. Юк. Экспериментта сез ирекле һәм
аңлы рәвештә катнаштыгыз.
МИХАИЛ. (Киреләнеп.)
Юк, мине мәҗбүр иттеләр.
КОЛЬЦОВ. Бу сездән
җаваплылыкны аламы?
КИРА. (Алисəне юеш сөлге
белән юып карап.) Талашуыгызны туктатыгыз! Сез икегез дә
үтерүчеләр! Мин дә! Ник сез басып торасыз? Тизрәк
табибларны чакырыгыз! Телефон кая? Тизрәк!
Михаил шаккатып үз корбанына
карый. Кольцов та хәрәкәтсез тора. Кира ишеккә атыла,
ләкин аны Алисанең тыныч тавышы туктата.
АЛИСА. Кира, туктагыз.
Кира борыла һәм,
үз гаҗәбенә, һуштан язу һәм тән
җәрәхәте эзләре булмаган Алисане
күрә. Михаил да яңа булган үзгәрештән
шаккатып кала.
КИРА. Сез... Сезгә яхшыракмы?
АЛИСА. Тынычланыгыз, кадерлем, миңа
начар булмады. (Кольцовка.) Гафу ит, Андрей, мин уеннан чыгам, чөнки аны
дәвам итү артык шәфкатьсез булыр иде.
Өстәвенә, ул - соңгысы.
КИРА. Бәлки, мин табибларны
чакыртырмын?
АЛИСА. Кира, кадерлем,
кирәкми. Күрәсез бит, минем хәлем начар түгел.
Креслодан гына ычкындырыгыз. Эксперимент
тәмамланды.
МИХАИЛ. Ләкин бит әле
генә сез... Минем уйлавымча… Ничек куркыттыгыз безне! Шулай тиз
тереләләрме?
АЛИСА. Бернинди электр да юк иде!
МИХАИЛ. (Аңгыраеп.) Ә нәрсә булды соң?
АЛИСА. Бернәрсә дә
булмады. Төймә компьютерга гына тоташтырылган.
МИХАИЛ. Ток белән сугулар
булмадымы?
АЛИСА. Булмады.
МИХАИЛ. Мөмкин түгел.
Сез шулай кычкырдыгыз, калтырадыгыз... Һәм агардыгыз..
АЛИСА. Ышанмасагыз, тагын бер кат
төймәгә баса аласыз.
Михаил, Алисага ышанмыйча карап,
әкрен генә бармагын төймәгә якын китерә.
Курыкмагыз инде!
МИХАИЛ. Юк, миңа
җитәр. (Кулын тартып ала.)
Кира пульт янына килә
һәм катгый рәвештә төймәгә баса.
Компьютер экранында “300” саны чыга.
АЛИСА. (Елмаеп.) Хәзер ышанасызмы? Михаил, кулларымны чишегез зинһар.
МИХАИЛ.
(Җиңеләеп.) Димәк, боларның барысы да уен гына
булды?
АЛИСА. Шулай дип тә
әйтергә мөмкин.
Михаил Алисане чишә. Кира
кинәт Кольцовка борыла.
КИРА. Бу ни дигән сүз?
КОЛЬЦОВ. (Уңайсыз ютәлләп.) Күрәсезме... (Дәшми.)
АЛИСА. (Урыныннан торып.) Кира, Андрейга шулай… ягъни профессор Кольцовка
ярсыган юлбарыс карашы белән карамагыз. Чынлап та, ул гаепле түгел.
КИРА. (Алисəгə ачу
белəн күз салгач.) Гафу итегез, ә сез кем? Яисә бу
урынсыз сораумы? Сез чыннан да профессорның ассистентымы?
АЛИСА. Бөтенләй үк
түгел.
КИРА. Ул чагында кем?
АЛИСА. (Көлемсерәп.) Мин кем?
Гади бер кыз, белемем юк. Тик
шуңа шат:
Карт түгел мин,
белмәгәнне өйрәнә алам.
Бәрыннан да бигрәк,
шуңа бәхетле мин:
Тыйнак күңелем, акылым
сиңа тапшырыла.
Шекспир, “Венеция
сәүдәгәре”, өченче акт, икенче сәхнә.
КИРА. (Ачуыннан агарынып.)
Хәзер мин сезне кайда күргәнемне исемә төшердем.
Сез актриса.
МИХАИЛ. Актриса?!
КИРА. Ничек танымадым мин сезне?
АЛИСА. Сәхнәдә
яхшырак күренәмдер.
КИРА. Һичшиксез. Монда сез
куркыныч күрендегез.
КОЛЬЦОВ. Кира, онытылмагыз. Алиса –
минем күптәнге дустым.
КИРА. Мин сезне котлыйм. Сез икегез
дә берьюлы рәхимсез һәм ахмак кәмит уйнадыгыз.
Сезгә ничек көлке булганын күз алдына китерәм!
КОЛЬЦОВ. Дөресен
әйтәм сезгә, Кира, безгә бер дә көлке
түгел иде.
МИХАИЛ. Бөтенесе дә бик
шәп тәмамланды, ә син шауладың. Уйлап карасаң,
ток сугуларының чын булмавы белән син канәгать түгел.
КИРА. Синең урыныңда,
Михаил, мин әкрен генә почмакта, күренмәскә
тырышып утырыр идем. Бүген син үзеңне җитәрлек
дәрәҗәдә күрсәттең.
АЛИСА. Кира, зинһар, безне
гафу итегез.
КИРА. Мин сезнең гафу
үтенүегезгә мохтаҗ түгел. Мин китәм,
ләкин саубуллашып шуны әйтәсем килә: сезне дошман
күрәм, сезнең тавышыгызны, көлемсерәвегезне һәм
сезнең һәр хәрәкәтегезне күралмыйм.
Сез - ялган сөйләүче, комедиант, сезнең өчен
бернинди изге нәрсә дә юк, сез... бәйрәм
итә аласыз.
Һәм, китәсе
урынга, Кира урындыкка утырып, елый башлый.
МИХАИЛ. (Кира янына
җитмичә генә килә дә, аның иңбашына
кулын куя.) Ярар, булды инде... Әйдә киттек.
КИРА. Кит, мин сине күрә
алмыйм!
МИХАИЛ. Син хәзер барысын да
күрә алмыйсың. Тынычлан.
КОЛЬЦОВ. (Алисага.)
Нишләргә?
АЛИСА. Барысын да сөйләп
бирергә.
КОЛЬЦОВ. Шулай дисеңме?
АЛИСА. (Михаилга.) Калдырыгыз аны.
(Бер стакан су тотып, кыз янына килә, аны башыннан сыйпый.) Кира, кадерлем...
КИРА. (Күз яшьләре аша.) Мин юләр
сүзләр әйттем... Гафу итегез мине.
АЛИСА. Ярый. Су эчеп
җибәр, ә мин сиңа хәзер бер сер ачам.
КИРА. Нинди сер?
АЛИСА. Башта эч.
Кира
су эчә.
Ә хәзер тыңла. Күптән тугел
син Кольцовка үпкәләү белән яңгыраган сүзләр
әйттең, тик аларны мин үз адресыма комплимент буларак кабул
иттем. Ләкин (Кираның колагына иелә) мин Андрейның
сөеклесе түгел, беркайчан да булганым юк һәм, күрәсең,
беркайчан да булмаячакмын.
КИРА. Нигә сез моны миңа
әйтәсез?
АЛИСА. Без аның белән күптәнге
дуслар гына. Һәм мин синең сайлавыңны тулысынча
хуплыйм.
КИРА. (Уңайсызланып.) Нинди
сайлау?
АЛИСА. Йә, йә, Кира...
Минем белән хәйләкәрләнергә кирәкми.
Бу психологиядә мин сезнең профессорыгыздан да күбрәк
аңлыйм. (Кычкырып.) Ә
хәзер, Андрей, яшьләргә
экспериментларның асылын аңлат.
КОЛЬЦОВ. Иң беренче булып, мин
сездән бу дәресләрнең чын мәгънәсен
әйтмәгәнем өчен гафу үтенергә тиеш.
Ләкин мин башкача булдыра алмадым.
МИХАИЛ. Экспериментның асылы - укыту ысулларын
өйрәнүдә түгелмени?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә,
юк.
КИРА. Нәрсәдә
соң?
КОЛЬЦОВ. Бу сорауга ике сүз
белән генә җавап биреп булмый. Шуңа күрә
мин ерактан башлыйм. Сабыр итегез. (Урындыкларга
күрсәтеп.) Үтенеп сорыйм.
Барысы да утыра.
Варварлык
һәм шәфкатьсезлек һәрвакыт гамәлдә
булды, ләкин безнең заманда гына алар массакүләм
танылдылар. Мәгьнәсез сугышлар, терроризм, заложникларны
җәзалау, дини ызгышлар, милләтара дошманлык, геноцид,
газаплаулар, көч куллану, үтерүләр - боларны барыбыз да
көн саен күреп һәм тоеп торабыз. Дөнья артык
кызды. Психологлар нәрсә булганын аңларга тырышырга тиеш.
МИХАИЛ. Хәзер аңлыйм.
Сезнең экспериментыгыз - кансызлыкны тикшерү.
КОЛЬЦОВ. Алай түгел.
МИХАИЛ. Ул чагында
нәрсә?
КОЛЬЦОВ. Туктагыз, һәр
нәрсәнең үз чираты... Шундый сорау туа - бу
җинаятьләрне нинди кешеләр эшли? Кем шартлаткычларны
автомобильләргә һәм самолетларга урнаштыра, балалар
булган автобусларны юк итә, хатын-кызларны үтерә, револьвер
көпшәсен сәясәтчегә тери?
МИХАИЛ. Садистлар, маньяклар,
башкисәрләр.
КОЛЬЦОВ. Юк. Күпчелек очракта
- тәртипле, намуслы, тыңлаучан, тыныч гражданнар. Алар
үзләренең хатыннарын һәм балаларын ярата,
җәнлекләрне кызгана, аллага ышана һәм Моцарт музыкасын
тыңлый.
КИРА. Ләкин бу ничек
бәйләнә соң?
КОЛЬЦОВ. Бик яхшы
бәйләнә. Алай гына да түгел, шушы
җинаятьчеләр вөҗдан газапларын да сизмиләр.
Күрәсең, алар боерык үтәгәннәр -
аларның аклануы шул. Шуның өчен мин экспериментлар уздырырга
булдым, һәм аларны ““Тыңлаучанлык”
тәҗрибәсе” дип атадым.
КИРА. “Тыңлаучанлык”? Ни
өчен «Тыңлаучанлык», ә «мәрхәмәтсезлек»
түгел?
КОЛЬЦОВ.
Тәҗрибәнең чын мәгънәсе -
җитәкче кушуы буенча, корбанга авырлык китереп, кеше нинди
чиккә җитә ала, яисә нинди стадиягә
җиткәч баш тартуын ачыклауда.
МИХАИЛ. Менә нәрсә
икән...
КИРА. Димәк, сезнең
бурыч экспр… тәҗрибәне күзәтү генә
түгел, ә анда катнашу да иде?
КОЛЬЦОВ. Кызганычка каршы.
КИРА.
(Сулыш алды.) Сез моны шактый ялкынланып эшләдегез.
КОЛЬЦОВ.
Тәҗрибәнең мәгънәсе шунда. Минем
сезгә басым ясау ысуллары да алдан уйланып, әзерләп куелган
иде.
МИХАИЛ. Моны алдан ук уйлап куярга
кирәк идеме?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә.
Мин типик, дөресен генә әйткәндә,
җәмгыять шәхескә карата куллана торган классик
ысулларны сайлап алдым. Бу, беренчедән, хакыйкатьнең туры куллануы,
тыңлаучанлыкка,
тәртипкә өндәү. Икенчедән, бу
әхлаксыз гамәлләр - безнең очракта, гөнахсыз
хатын-кызның газабы - фән, җәмгыять, партияләр,
ватан, кешелек һәм башкалар файдасына барачак дигән
сүз. Аннары мин бурыч тойгысына чакырам, безнең килешү
турында, үз эшегез өчен алган түләү турында
исегезгә төшерәм. Ниһаять, мин сезгә
тыңлаучанлыгыгыз өчен эшегездә уңышлар һәм,
киресенчә, эшләмәсәгез - начарлыклар булуын
вәгъдә итәм. Аңлавыгызча, схема шактый гади.
МИХАИЛ. (Караңгы йөз
белән.) Һәм бик нәтиҗәле.
КОЛЬЦОВ. Күпчелек очракта
миңа бу ысулларны кулланырга туры килмәде. Минем барлыгым
һәм ышандырып әйткән берничә сүзем
җитә дә, сыналучы җаваплылыкны үз
өстеннән ала иде.
МИХАИЛ. Ярар… Күрәсең, мин үземне
яхшы яктан күрсәтмәдем.
КОЛЬЦОВ. Әйе. Ләкин сез
күпчелек кешеләрнең сезнең шикелле эшләве
белән үзегезне тынычландыра аласыз. Безнең
һәркайсыбызның да диярлек чиксез шәфкатьсезлеккә
сәләтле булуы ачыкланды.
КИРА. Сез шаярсыз!
КОЛЬЦОВ. Без Алиса белән
йөздән артык тәҗрибә уздырдык. Россиядә
генә түгел, чит илләрдә дә. Сыналучыларның
өчтән икесе бәйләнгән кешене
рәхәтләнеп газапладылар.
КИРА. Өчтән икесе?!
КОЛЬЦОВ. Ә Германиядә
“тыңлаучан”нар саны тагы да зуррак булып чыкты – сиксән биш
процент!
КИРА. Булмас!
АЛИСА. Була, Кира, була! Ваемсыз
буйсынучанлык белән, кайчак алар бик рәхәтләнеп
төймәгә басалар иде! Искә төшерергә
дә куркыныч!
Михаил башын ия.
КОЛЬЦОВ.
Тәҗрибәнең нәтиҗәләре бик
куркыныч. Хакимият аңа бер дә риза түгел. Шуңа
күрә университет идарәчеләре тәҗрибә
уздыруны тыйдылар.
КИРА. Нигә сез тыюга каршы
төштегез?
КОЛЬЦОВ. Мин үзем дә бу
эшкә укучыларымны катнаштырырга теләмәгән идем.
Нигә алар белән мөнәсәбәтләрне
бозарга?
АЛИСА. Һәм син хаклы
идең.
КОЛЬЦОВ. Ләкин, тыю турында
белгәч, беркемнең дә басымына игътибар итмичә,
тәҗрибәне ике укычыбыз белән булса да уздырырга булдым.
МИХАИЛ. Сезнең өчен
фән шундый мөһимме?
КОЛЬЦОВ. (Сизмәстән кабынып китеп.) Фән
түгел инде, шайтан алгыры! Безне хакимияткә колларча буйсыну
һәм шәфкатьсезлек яулап алганын күрмисезме? Кем
дә булса моңа каршы торырга тиештер бит? Яисә дөнья бөтенләй
акылдан шашачак!
АЛИСА. Ул шашты инде.
Пауза.
МИХАИЛ. Ләкин ни өчен
сез нәкъ менә безне - мине һәм Кираны экспр…
тәҗрибәгә чакырдыгыз?
КОЛЬЦОВ. Сезне һәм
Наташанымы? Моңа бернинди үзенчәлекле нигезләр дә
юк иде. Мин имин гаиләләрдән, сәламәт, наркомания
белән бәйләнмәгән, психик тайпылышлары булмаган,
җитди начар гамәлләр кылмаган студентларны җыеп алырга
теләгән идем.
КИРА. Ә мин,
сезнеңчә, бу таләпләрне
канәгатьләндермимме?
КОЛЬЦОВ. (Каршы торып.) Кира...
КИРА. Шулай булгач, нигә
соң сез минем катнашуыма бик каты каршы төштегез?
КОЛЬЦОВ. (Бераз дәшмәгәннән соң.) Минем
моның өчен җитди сәбәпләрем бар иде.
МИХАИЛ. Сезнең
тәҗрибәгез нәрсәне исбат итә соң?
Кешенең табигате нинди шәфкатьсез икәнлегенме?
КОЛЬЦОВ. Юк. Эш
шәфкатьсезлектә түгел, безнең авторитетка,
идарәчеләргә, дәүләткә
буйсынуыбызның җиңеллегендә. Сыналучылар дәресне
миннән башка уздырганда, садизмга кадәр сирәк барып җитәләр
иде. Ләкин, җаваплылыкны күчерердәй кеше барлыкка
килү белән, дөресрәге мин булганда, газаплаучылар корбанның кычкыруларына
битараф булалар иде! Ул гына да түгел, мин әлеге “укытучыларны”
тәҗрибәдән соң берничә көн узгач,
аларның аңга килергә һәм уйларга мөмкинлекләре
булганда сораштырдым. Берәрсенә жәл булды дип уйлыйсызмы?
Үкенделәр? Беркем дә! Алар эшләрен “фән
өчен” эшләгәннәр, үз акчаларын алганнар
һәм аның турында онытканнар!
КИРА. Бу мөмкин түгел!
Мин моны аңлаудан баш тартам.
КОЛЬЦОВ. Нигә? Безне сабый
чактан ук тыңлаучан булырга өйрәтәләр. Тудыру
йортында, балалар бакчасында, мәктәптә, армиядә, эштә,
- бар җирдә дә безнең миебезгә
тәртипнең коткару хәйриясен,
өлкәннәргә, идарәчеләргә,
дәүләткә буйсыну идеясен этә-төртә
кертәләр.
МИХАИЛ. Сез тәртипкә
каршымы?
КОЛЬЦОВ. Әлбәттә,
юк. Аннан башка җәмгыять яши алмый. Ләкин ни өчен
безнең барлык гамәлләребез кешечә булырга
һәм алар өчен җаваплылыкны без үз
өстебездә алырга тиеш дигән фикерне безнең уебызга
шулай ук тырыша-тырыша кертмиләр икән?
МИХАИЛ. Димәк, мин
армиягә яки башка шундый урынга эләксәм, мин дә...
палач була аламмы?
КОЛЬЦОВ. Һәрберебез
дә.
МИХАИЛ. Ышанмыйм. Ләкин,
һәрхәлдә, бу шәфкатьсез сабакны алуым яхшы.
Әгәр мине сугышка җибәрсәләр, мин
нәрсәдән сакланырга икәнен белермен.
КОЛЬЦОВ. Бик яхшы, Михаил,
ләкин армиядә яки концлагерьда хезмәт итү кебек
уңайсыз хәлләрдән сакланырга кирәкми. Гадәти
тормышта үз “мин”еңне саклап калу тагын да авыррак. Көн саен
“без кушканны эшлибез” яки “барыбер бездән берни дә тормый”
тибындагы сентенцияләр белән үзебезне тынычландырмыйбызмы?
Әгәр дә сез моннан сабак алырга телисез икән, иң
беренче үзегезне көн саен ничек тотуыгыз турында уйланыгыз.
КИРА. Тыңлаучан малай
өчен яхшы киңәш.
МИХАИЛ. Миңа синең
прокурор тоның ошамый. Ә син узең, дәресне кайсы санда
туктаттың?
Кира җавап бирми.
Нәрсә,
әйтергә теләмисеңме?
КОЛЬЦОВ. Минемчә, Кира
сезнең кәефегезне төшермәс өчен дәшми. Ул
сиксән вольтта тукталып калды.
МИХАИЛ. Шулай гына?
КОЛЬЦОВ. Шулай.
МИХАИЛ. Сез аны
мәҗбүр итмәгәнсездер.
КОЛЬЦОВ. Киресенчә, мин Кирага
каты басым ясадым, өстәвенә, аңа басым ясар өчен
минем нәрсә дә булса бар иде, ә сезгә карата -
бернәрсә дә.
МИХАИЛ. Безнең арада нинди
аерма бар? Без икебез дә студентлар, бер төркемдә укыйбыз...
КОЛЬЦОВ. (Тиз-тиз бүлдереп.) Аермасы нидә? Зинһар
өчен. Кираның степендиядән башка акчасы юк, ә сез -
акчалы; Кира алачак дипломын кадерли, сезнең өчен ул - бары тик
бизәк; Кира эшкә урнашуы белән борчулы, сез әтиегезнең
бизнесына керәчәксез; Кира үз профессиясен ярата, ә сез
фәнгә начар мөнәсәбәттә. Аңа да
карамастан, Кира миңа каршы төште.
АЛИСА. Андрей, Кираның сине
тыңларга тиешлегенең төп сәбәбен белмисең.
КОЛЬЦОВ. Нинди?
АЛИСА. Мин аны сиңа
соңыннан әйтермен.
КОЛЬЦОВ. Кыскасын
әйткәндә, Кирага бик авыр булды, ләкин ул миңа
буйсынмады, өстәвенә - ике тапкыр: үз дәресен
бүлдереп һәм сезнекен бүлдерергә тырышып. Ә
сез… Дәресен генә әйткәндә, миңа
сезгә боерырга да туры килмәде. Мин - “кирәк” дидем,
һәм сез ялкынланып эшкә тотындыгыз.
МИХАИЛ. (Уянгач.) Ялган! Мин
дә ике тапкыр туктарга теләдем.
КОЛЬЦОВ. Кем сезгә
комачаулады?
МИХАИЛ. Сез! Алисə шунда ук
миндә симпатия тудырды, ләкин сез мине юлдан яздырдыгыз. Мин сезне
ничек тыңламаска тиеш?
КОЛЬЦОВ. Нигә сез мине
тыңларга тиеш? Нәрсә генә әйтсәм дә,
сез гап-гади дөреслекне - хатын-кызны газаплаганыгызны аңлый
алмадыгыз.
МИХАИЛ. Үзегез әйттегез
бит, ул хатын-кыз түгел, ә сезнең түләүле
ассистентыгыз!
КОЛЬЦОВ. Һәм аннан гына
ул газапланудан туктадымы?
МИХАИЛ. (Кабынып.) Сез мине юкка
гына садист итеп күз алдына китерергә тырышасыз.
КОЛЬЦОВ. Беркем дә тырышмый.
МИХАИЛ. Мин бөтенләй
андый түгел. Мин рәхимсез... Мин әниемне, сеңлемне
яратам... Гомеремдә мәчеләрне дә
рәнҗетмәдем... Кира, әйт аларга…
Кира дәшми.
КОЛЬЦОВ. Тынычланыгыз,
Михаил. Сезнең яхшылыгыгыздан беркем дә шикләнми.
АЛИСА. Бигрәк тә, мин.
МИХАИЛ. Әйе, сез мине тозакка
тоттыгыз һәм көләргә хаклы. Ләкин мин
чыннан да яхшы кеше! Мин яхшы, ишетәсезме!
Берсе дә дәшми. Михаил
борчыла.
Кира, китик моннан.
Кира игътибар итми. Михаил ялварып
кабатлый.
Кира!
Тынлык. Кинәт борылып, Михаил
чыга.
КОЛЬЦОВ. (Кирага мөрәҗәгать
итеп.) Бәлки, сез аны куып тотып, тынычландырырсыз?
КИРА. Юк.
Пауза.
КОЛЬЦОВ. Ярый... Рәхмәт,
Кира. Мин сезне хәзер тоткарламыйм.
КИРА. Сезгә тагын
берничә сорау бирергә мөмкинме?
Алиса күтәрелә.
Аның арыганлыгы сизелә.
АЛИСА. (Сизелер-сизелмәс
кенә җылы көлемсерәү белән.) Сезнең
гыйльми сөйләшүләрегезгә комачауламыйм. (Сумканы
ача, даруларын чыгара.)
КОЛЬЦОВ. Син китәсеңме?
АЛИСА. Миңа
китәргә вакыт. Су бир әле, зинһар.
Кольцов Алисага стакан бирә,
ул даруны эчә.
КОЛЬЦОВ. Синең
хәлең тагын начармы?
АЛИСА. Юк. Шунысы яхшы, безнең
тәҗрибә, ниһаять, тәмамланды.
КИРА. Арыдыгызмы?
АЛИСА. Сезгә бу сәер
тоелыр, ләкин җәзалау корбанын уйнау да бик авыр.
Бигрәк тә, күп айлар, йөзләрчә тапкыр
рәттән моны эшләгәндә. Ләкин хәзер,
аллага шөкер, барысы да артта калды. Андрей, китабың чыккач,
миңа бер экземпляр бүләк итәргә онытма. (Кирага
кулын сузып.) Бәхет телим.
КИРА. Гафу итегез.
АЛИСА. Кира, җаным,
дәрес өчен мин сезгә
алдагы һәм киләчәк гөнаһларыгызны кичердем
инде.
КОЛЬЦОВ. Тукта, мин сине озатам.
АЛИСА. (Елмаеп.) Кирәкми.
КОЛЬЦОВ. Мин сине бер дә
кызганмадым. Гафу ит.
АЛИСА. Теләсә
нәрсә сөйләмә. Хушыгыз. (Чыгып китә.)
КОЛЬЦОВ. Мин аңа бик
рәхмәтлемен. Эше авыр, куркыныч, ләкин аңа
түләргә, дәресен генә әйткәндә,
минем бер тиенем дә юк иде. Алиса театрдагы яхшы
тәкъдимнәреннән баш тартып, ярты ел буе менә шушы
креслодан ерак китә алмады... Сез миннән нәрсә турында
сорарга теләгән идегез?
КИРА. Әйтегез... Ни өчен
сез минем тәҗрибәдә катнашуымны
теләмәдегез?
КОЛЬЦОВ. Нигә сезгә моны
белү кирәк?
КИРА. Сез ниндидер "җитди
сәбәпләрне" телгә алдыгыз.
КОЛЬЦОВ. Алар, дөресен
генә әйткәндә, икәү...
КИРА. Шулай булса, ичмасам, берне
генә атагыз.
КОЛЬЦОВ. Бу
тәҗрибәләрдә мин юньсез хайван ролен башкарам,
ләкин сезнең күз алдыгызда андый булып күренергә
бер дә теләмәгән идем...
КИРА. Сезнең өчен,
чыннан да, минем фикерем мөһим?
КОЛЬЦОВ. Әйе.
КИРА. Ни өчен?
КОЛЬЦОВ. Шуңа.
КИРА. Ә икенчедән?
КОЛЬЦОВ. Икенчедән... (Сүзсез кала.)
КИРА. Нигә туктадыгыз?
КОЛЬЦОВ. Сез миннән
унҗиде яшькә кечерәк, сез яшь, тәртипле...
Һәм сезнең авыздан, ачуыгыз килеп, бер сүз чыкмаган
булса, мин беркайчан да “икенчедән” дигәнен әйтмәс
идем... Ну... аңлыйсыздыр... сез хәтерлисезме?
КИРА. Мин сезне...
КОЛЬЦОВ. Әйе... Укытучы
буларак, әлбәттә, мин аңлыйм... Шулай да сезнең
сүзләр, ни өчен бу
дәресне сезнең үткәрүегезне теләмәвемнемне
әйтергә кыюлык бирде…(Тагын
тына.)
КИРА. Нигә алай?
КОЛЬЦОВ. (Аның кулын ала.) Чөнки мин рухи сыйфатларында
шикләнмәгән кызны сынау мөмкин түгел дип саныйм.
Ул гына да түгел, мин сине… мин сине…
Бүлмәгә Михаил
атылып керә. Ул бик кузгалган. Бер-берсе белән йотылган Кира
белән Кольцовны күреп, югалып туктап кала.
Ни
булды, Михаил?
МИХАИЛ. Мин сезгә
түгел. Кира... (Калтыранган тавыш белән.) Кира...
КИРА. Михаил, ни булды сиңа?
МИХАИЛ. Зарар юк. Кире
килгәнем өчен гафу ит. Мине журналистлар чыгармый.
Тирә-ягымны әйләндереп алдылар, сораштыралар...
КИРА. Ә син?
МИХАИЛ. Мин аларга нәрсә
әйтә алам? Мине теләсә нинди
әшәкелеккә, хәтта үтерүгә дә
тарттырырга мөмкин дигәннеме? Мин аларга: «Мине тынычлыкта
калдырыгыз!» - дип кычкырдым. Мине тынычлыкта калдырыгыз!” Аннары мин
синең янга йөгердем, ә син... Ә сез...
КОЛЬЦОВ. Тынычланыгыз, Михаил.
МИХАИЛ. Сез миңа шулай
дисезме? Мине түбән адымга уздырдыгыз да һәм
хәзер тынычланырга киңәш итәсез? Онытырга?
Әйтерсең бернәрсә дә булмаган?
КОЛЬЦОВ. Киресенчә,
киңәшем шул...
МИХАИЛ. (Күңелсез.)
Ә мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ
түгел! Үзегез турында уйлагыз! Үзегезнең
шәхесегезгә ничек сокланганыгызны исегезгә төшерегез.
Акыллы профессор тәҗрибәсез студентның бармакларын
әйләндереп алды - нинди зур фәнни казаныш!
КОЛЬЦОВ. Михаил!
МИХАИЛ. (Тыңламыйча.)
Әйе, мин садист, ләкин мине моңа кадәр кем
җиткерде? Сез! Тәҗрибә өчен кеше
күңелен таптарга ярыймыни? Сез бит минем үз-үземә
ышанычны җимердегез, сез Кираның күз алдында мине харап
иттегез. Провокатор, ялганчы, истерикалы студенткаларның
мәхәббәте - мин сезне күрә алмыйм! (Урындык тота дә Кольцовка
кизәнә.)
КИРА. Акылыңнан
язгансың, аңга кил! (Аны
тотып калырга тырыша.)
МИХАИЛ. Тимә миңа!
КОЛЬЦОВ. (Каты.) Михаил, үзегезне кулга алыгыз.
Михаил, йомшарып, урындыкны
төшерә. Аның битеннән яшьләр ага. Кира аны
башыннан сыйпый.
МИХАИЛ. Кира, хәзер ничек
яшәргә? Миңа хәзер ничек яшәргә?
КИРА. Без соңыннан барысы
турында фикер алышырбыз, ә хәзер газапланудан тукта,
бернәрсә турында да уйлама... Бар да яхшы булыр...
МИХАИЛ. Мин уйламыйча булдыра
аламмыни? Иртән минем дөнья шундый тыныч, тотрыклы, уңайлы
иде... Һәм кинәт барысы да җимерелде. Хәзер ничек
яшәргә?
Пәрдә.